I. Кереш өлеш.

Йөрү. 5–15 см күтәрелгән баудан таяк аша атлап чыгу.

Йөгерү. Ике сызык арасыннан йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Урындыклар белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. Башлангыч торыш – урындыкка утырып, кулларны ян-якта тоту. Кулларны өскә күтәрү һәм башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп, урындык алдына басу, кулларны ян-якка кую. Урындыкка утырып, кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – урындыкка утырып, кулларны аска төшерү. Алга таба иелү, кулларны табан астына тидерү, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – урындык артына тотынып, урындыкның артына басу. Утыру (яшеренү) һәм тору (күренү) (4 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – урындык янында басып тору, кулларны аста тоту. Урындык тирәсендә куш аяклап сикерү һәм йөрүне чиратлаштыру (3–4 тапкыр).

6. 10 секунд сулыш күнегүләре ясап йөрү.

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Урыннарда һәм баланың кулы җитәрлек биеклектәге предметларга кадәр куш аяклап сикерү;

2.2. Гимнастика эскәмиясе астыннан уенчыкларга таба шуышу;

2.3. Предметлар аша тупны тәгәрәтү

«Соңга калма» хәрәкәтле уены.

Тәрбияче идәнгә, ярымтүгәрәк ясап, балалар санынча шакмаклар (шалтыравыклар, резина уенчыклар һ.б.) куя. Балалар уенчыклар янына килеп басалар. Тәрбияче сигналы буенча алар бүлмә буйлап төрле юнәлештә йөгереп китәләр. «Соңга калма!» дигән сүзләрдән соң шакмаклар янына йөгереп киләләр.

III. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче яшелчәләр турында табышмаклар әйтә.

«Шалкан» рус халык әкияте. https://balarf.ru/ipad/library.html?id=73 (иллюстрацияләр карау)

IV. Йомгаклау өлеше

10–15 секунд сулыш күнегүләре ясап йөрү.