Кабатлау өчен материал

Шөгыль:
13

Информация

Ай:
Апрель

1 нче атна. Баланың кулы җитәрлек биеклектәге уенчыкларга кадәр сикерү. Бау астыннан уенчыклар тотып шуышу. Предметлар аша туп тәгәрәтү.

«Шалтыравыкка кадәр» хәрәкәтле уены.

Балалар бүлмәнең бер башында урындыкларда утырып торалар. Алар каршына 3–4 м ара калдырып шалтыравык куела. Тәрбияче бер баланы үз янына чакыра һәм шалтыравыкка таба мүкәләп барырга куша. Бала шалтыравык янына килеп җиткәч, аны ала, баса һәм баш өстенә күтәреп, шалтырата. Аннары шалтыравыкны урынына куя. Кире урынына килә.

2 нче атна. Ике параллель сызык аша сикерү. Бүрәнә аша атлап чыгу. Предметлар аша туп тәгәрәтү.

«Тупны тәгәрәт» хәрәкәтле уены.

Балаларга төрле төстәге кечкенә туплар (диаметры 6–8 см) бирелә. Тәрбияче балаларга тупларны урындыкта утырып торган курчак янына кадәр тәгәрәтеп барырга кирәклеген аңлата. Яхшы итеп тәгәрәтеп барган балаларны мактый, биремне үти алмаган балаларга булыша, берничә тапкыр тәгәрәтеп карарга мөмкинлек бирә. Барлык балалар да берничә тапкыр тәгәрәтеп уйнаганнан соң, тупларны кәрзингә тутыралар.

3 нче атна. Ике параллель сызык аша сикерү. Зурлар ярдәмендә баскычка менү.

Предметлар аша бер һәм ике кул белән бер-береңә туп тәгәрәтү.

«Кайда шалтырый?» хәрәкәтле уены.

Балалар стенага карап басалар. Шул арада тәрбияче ярдәмчесе кая да булса яшеренә. Кулында кыңгырау. Ул качкан урынында кыңгырауны шалтырата. Тәрбияче: «Балалар, әйтегез әле, кыңгырау кайда шалтырый?» – ди. Балалар кыңгырауны эзлиләр. Тапкач, тәрбияче аларны мактый һәм кабат стена янына барып басарга куша. Тәрбияче ярдәмчесе башка урынга яшеренә һәм кыңгырауны тагын шалтырата. Уен шулай дәвам итә.

4 нче атна. Ике параллель сызык аша сикерү. Зурлар ярдәмендә баскычка менү. Предметлар аша бер һәм ике кул белән бер-береңә туп тәгәрәтү.

«Соңга калма» хәрәкәтле уены.

Тәрбияче идәнгә, ярымтүгәрәк ясап, балалар санынча шакмаклар (шалтыравыклар, резина уенчыклар һ.б.) куя. Балалар уенчыклар янына килеп басалар. Тәрбияче сигналы буенча алар бүлмә буйлап төрле юнәлештә йөгереп китәләр. «Соңга калма!» дигән сүзләрдән соң шакмаклар янына йөгереп киләләр.