I. Кереш өлеш.

Тәрбияче артыннан 40 см арасы булган ике сызык арасында бергәләп йөрү һәм йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре.

1. Башлангыч торыш – эскәмиягә утырып, кулларны тез өстенә кую. Кулларны яннан өскә күтәрү, башлангыч торышка кайтару (4–5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – утыргычны куллар белән тотып, эскәмиягә утыру. Чиратлаштырып аякларны күтәрү (һәр аяк белән 4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – кулларны аста тотып, эскәмия артына басу. Утыру (яшеренү) һәм тору (күренү) (4 тапкыр)

4. Башлангыч торыш – кулларны артта куеп, эскәмия янына басу. Эскәмия тирәсендә, урында атлау белән чиратлаштырып, куш аяклап сикерү (3–4 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – кулларны алга һәм аякларны бергә куеп, эскәмия алдында басу. Эскәмиягә утыру, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

6. 10 секунд дәвамында сулыш күнегүләре ясап йөрү.

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Уенчык артыннан 30–40 см биеклектәге дуга астыннан шуышып чыгу;

2.2. Кулларны чабып, ике аякта алга таба сикереп бару;

2.3. Тупларны бер-берсенә һәм тәрбиячегә ике куллап тәгәрәтү.

«Куышу» хәрәкәтле уены.

Бер бала урындыкта утырып тора. Калган балалар белән тәрбияче, түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә, әлеге бала янына киләләр:

Без күңелле, шат балалар,

Яратабыз уйнарга.

Без качабыз, син әйдә ку,

Тырыш куып тотарга.

Соңгы сүзләрдән соң балалар йөгереп китәләр, утырып торган бала аларны куа. Тотылган бала урындыкка утыра. Уен шулай дәвам итә.

III. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче тарак белән чәч тарау күнекмәләре турында мәгълүмат бирә. Таяклардан тарак сурәте җыярга мөмкин.

IV. Йомгаклау өлеше.

Сулыш алу күнегүләре белән чиратлаштырып, 1,5 минут тыныч йөрү.