10 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: тәннең тотрыклы торышын саклау сәләтен тәэмин итү, балаларда сәламәтлек саклау һәм ныгыту күнекмәләрен тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: дөрес шуыша белү күнекмәләрен формалаштыру.Татар халык уеннары белән таныштыру.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Йөрү. Тәрбияче артыннан төрле юнәлештә бергәләп йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – эскәмиягә утырып, кулларны тез өстенә кую. Кулларны яннан өскә күтәрү, башлангыч торышка кайтару (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – утыргычны куллар белән тотып, эскәмиягә утыру. Чиратлаштырып аякларны күтәрү (һәр аяк белән 4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – кулларны аста тотып, эскәмия артына басу. Утыру (яшеренү) һәм тору (күренү) – 4 тапкыр.
4. Башлангыч торыш – кулларны артка куеп, эскәмия янына басу. Эскәмия тирәсендә, урында атлау белән чиратлаштырып, куш аяклап сикерү (3–4 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – кулларны алга һәм аякларны бергә куеп, эскәмия алдында басу. Эскәмиягә утыру, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
6. 10 секунд дәвамында сулыш күнегүләре ясап йөрү.
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Балаларның күтәрелгән куллары биеклегендә тәрбияченең уч төбенә кадәр сикерү.
2.2. Дуга астыннан шуышып чыгу.
2.3. Бер һәм ике кул белән бер-берсенә тупны тәгәрәтү.
«Туп кемдә?» хәрәкәтле уены.
Балалар түгәрәк ясап идәндәге паласка утыралар. Аяклары як-якка җәелгән. Тәрбияче уртада утыра. Ул, чиратлаштырып, тупны балаларга таба тәгәрәтеп җибәрә: «Туп кемгә таба тәгәрәде?» («Тупны кем тотты», «Туп кемдә?») – дип сорый. Тупны тотып алган бала үзенең исемен әйтә һәм тупны кире тәрбиячегә җибәрә.
III. Йомгаклау өлеше.
Сулыш алу күнегүләре белән чиратлаштырып, 1,5 минут тыныч йөрү.