Тәрбияче (кулында конверт):

– Балалар, карагыз әле, безгә бүген хат китерделәр. Аны кем хат язган икән? Әйдәгез, ачыйк та бергәләп укыйк.

Тәрбияче хатны укый.

Хәерле көн. Сезгә сәлам юллыйм. Минем исемем Камка. Сез минем белән таныш түгелдер. Минем кем икәнне беләсегез килсә, конверт эчендәге фотосурәтемне җыеп карагыз.

Балалар кисәкләргә бүленгән рәсемне җыялар, тәрбияче ярдәм итә.

Тәрбияче:

– Балалар, менә кемнән килгән икән безгә хат! Таныдыгызмы? Дөрес әйттегез, русча – божья коровка, ә татарчасы камка була. Экранда да камка рәсеме. Игътибар белән карагыз әле: камкада нинди төсләр бар? (Кызыл. Кара таплары да бар). Ә хәзер өстәлдә каршыгызда яткан камкаларны карагыз.

Тәрбияче балаларның игътибарын кызыл төстәге пластилин сыланган камка шаблонына юнәлтә.

Тәрбияче:

– Бу камкага нидер булган, балалар, монда нәрсәдер җитми. Сез ничек уйлыйсыз? Бик дөрес, аның кара нокталары юк. Әйдәгез, без камканың күлмәген бизибез. Башта бармаклар белән уйнап алыйк, аннан соң эшкә керешербез.

Динамик пауза. «Камка түти...» (эндәш).

Камка түти, кач, кач,

бармакларны йодрыкка йомарлыйлар,

Алтын капкаңны ач, ач,

бармакларын ачып, кулларына өрәләр,

Зәңгәр күккә оч, оч.

кулларын өскә күтәрәләр.