Күбәләк.
Информация
Бурычлар
Балаларның күзаллауларын, аңга кабул итүләрен үстерү.
Эш эзлеклелегенә карата кызыксыну, эстетик зәвык тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, без сезнең белән мәйданчыкта уйнаганда төрле-төрле бөҗәкләр күргәнебез бар. Экранга карагыз әле, нинди бөҗәкләрне таныдыгыз?
Балалар:
– Чебен.
– Камка.
– Мин күбәләкне таныдым.
– Монда май коңгызы да бар.
Тәрбияче:
– Бик дөрес, балалар, аларның бөтенесен бергә без бөҗәкләр дип атыйбыз.
Тәрбияче тәрәзә янына бара, тәрәзәдән күбәләк (уенчык) ала һәм балаларга күрсәтә.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, нәрсә очып кергән безнең бүлмәгә. Әйе, күбәләк! Аның сезнең белән уйныйсы килә, әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк.
Динамик пауза.
Төрле төсле күбәләкләр, |
як-якка карыйлар, |
Киң болында очалар. |
очу хәрәкәтләре ясыйлар, |
Бер чәчәктән икенчегә, |
чайкалалар, |
Очалар да куналар. |
урында атлыйлар, |
Канатларын җилпеп аргач, |
урында әйләнәләр, |
Ял итәләр, тыналар. |
чүгәлиләр. |
Динамик паузадан соң балалар үз урыннарына утыралар.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, сезнең алдыгызда күбәләк рәсемнәре ята. Әмма алар төссез. Күбәләкләрнең күлмәгендәге бизәкләрне яңгыр юган, ахрысы. Без аларны бизәсәк, күбәләкләр бик сөенерләр иде. Ләкин бизәк төшерү өчен безнең пумалалар юк икән бит. Әйдәгез, бизәкләрне бармаклар белән ясыйбыз! Әйтегез әле, күбәләкләрнең күлмәгендә нинди төсләр бар?
Балалар:
– Кызыл!
Тәрбияче:
– Әйе, кызыл. Күлмәкнең кызыл җиренә кызыл төс белән таплар төшерербез. Тагын нинди төс күрәсез?
Балалар:
– Сары!
Тәрбияче:
– Бик дөрес! Сары җирлеккә сары таплар ясыйбыз. Тагын нинди төс калды?
Балалар:
– Зәңгәр!
Тәрбияче:
– Афәрин! Димәк, зәңгәр төсле җирлеккә нинди төс кулланабыз? Дөрес, зәңгәр төс!
Балалар башта бер төс, аннан калганнары белән имән бармакны буяуга манып күбәләкне бизиләр. Бер төс белән бизәп бетергәч, дымлы салфетка белән бармакларын сөртәләр. Тәрбияче авырсынган балаларга ярдәмгә килә.
Тәрбияче:
– Менә нинди матур күбәләкләр барлыкка килде, балалар! Сез бик тырышлар! Күлмәкләрен бизәгән өчен күбәләкләр сезгә рәхмәт әйтә.
Бергәләп күбәләкләрне карыйлар, нәтиҗә ясыйлар. Кунакка килгән күбәләк белән композиция ясап куялар.