Чебине сыйлыйбыз.
Информация
Бурычлар
Шарчыкларны тактада уч төбе белән алга-артка тәгәрәтеп таякчык ясый белүне ныгыту.
Игътибарларын, сенсорика сәләтен үстерү.
Башкаларга булышасы килү теләге тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче төркем бүлмәсенә кечкенә чеби уенчыгы алып керә. Аның турында балалар белән әңгәмә кора.
Тәрбияче:
– Балалар, сез бу сары йомгакны таныдыгызмы?
Балалар:
– Таныдык. Бу – чеби.
Тәрбияче:
– Бик дөрес. Ул нинди төстә?
Балалар:
– Сары.
Тәрбияче:
– Әйе, балалар. Бу сап-сары йомшак чеби. Ә сез аның әнисе нәрсә икәнен беләсезме?
Балалар:
– Тавык.
Тәрбияче:
– Акыллыларым минем, бик дөрес әйттегез. Чебинең әнисе - тавык. Беләсезме, Тавыкның бик ашыгыч эше килеп чыккан. Ул миннән үзенең нәни чебиен карап торырга сорады. Мин ризалык бирдем бирүен, әмма чеби ачыкса, аңа нәрсә ашатырга икәнен сорарга оныттым. Ә сез белмисезме, нәни чебиләр нәрсә ярата икән?
Балалар:
– Ярма яраталар.
– Ипи валчыклары.
Тәрбияче (суалчан рәсеме күрсәтә):
– Тагын әле алар менә шундый суалчаннар да яраталар. Минем әбием чебиләргә суалчаннарны көрәк белән җирдән казып алып бирә иде. Әйдәгез, без дә чебигә суалчаннар ясыйбыз. Эшне башлаганчы бер уен уйнап алыйк.
Динамик пауза.
Яшәгән, ди, бер Чеби, |
Урыннарыннан торалар, |
Ул бик кечкенә булган. |
чүгәлиләр, |
Әнисе аны яраткан, |
үзләрен кочаклыйлар, |
Ярма белән сыйлаган. |
җим сибү хәрәкәтләре, |
Суалчан да китергән. |
иеләләр, |
Чеби ашап бетергән. |
башларын күтәрәләр, |
Шуңа зур булып үскән. |
торып, кулларын өскә күтәрәләр. |
Тәрбияче:
– Балалар, ә сезнең суалчан күргәнегез бармы? Ул нинди була? Суалчаннар нәзек, озын, йомшак була, балалар. Аны ясау өчен башта пластилиннан кечкенә кисәк өзеп алабыз да ике уч төбе арасында тәгәрәтеп шарчык әвәлибез. Әзер шарчыкны әвәләү тактасына куябыз һәм, уң уч төбе белән алга-артка тәгәрәтеп, нәзек таякчык ясыйбыз. Менә шундый суалчан барлыкка килә!
Эш барышында тәрбияче балаларның гәүдә торышына игътибар итә, җайлы итеп утырырга кирәклеген искәртә.
Тәрбияче:
– Бик тырыштыгыз, балалар. Менә күпме суалчаннар ясадык! Ә хәзер, әйдәгез, тизрәк чебине сыйлыйк.
Балалар «суалчаннар»ны чеби янына китерәләр, чебине сыйлыйлар. Чеби балаларга рәхмәт әйтеп, әнисе янына китә.