Агачлар йокыдан уянды.
Информация
<p>Алдан эшләнгән эшләр. 1. Урамда язгы агачларны күзәтү. 2. Балаларның уч төпләрен көрән төсле буяуга манып кәгазьгә төшерү (агач силуэты әзерләү).</p>
Бурычлар
Мамыклы таякчык белән эшләү алымнарын ныгыту.
Кызыксыну, игътибарлылыкны арттыру.
Традицион булмаган техника белән рәсем ясау теләге уяту.
Табигать күренешләренә соклану хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче балаларны үз янына җыя. Әкият сөйли. Әкият барышында рәсемнәр күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Балалар, мин сезгә хәзер бер әкият сөйлим, сез игътибар белән тыңлагыз (рәсемнәр күрсәтә-күрсәтә сөйли).
Бер аланда кечкенә агачлар үскәннәр. Алар кечкенә булуларына карамастан бик дус-тату торганнар, җил яңгырларга бирешмәгәннәр. Көннәр, еллар узган, кечкенә агачлар зур үскәннәр. Җәйләрдә агачлар яшел күлмәкләрен кигәннәр. Көзләр җиткәч, аларның яшел күлмәкләре кызыл, сары төсләргә керә торган булган. Кыш җитеп, кар яугач агачлар ак төстәге күлмәкләрен кигәннәр. Кыштан соң яз килә, ә язын алар нинди төсле күлмәкләрен кияләр, уйлап карагыз әле? Балалар, яз җиткәч, агачларда яшел яфраклар барлыкка килә. Димәк, алар яшел күлмәк кияләр. Әйдәгез, без дә сезнең белән агачларны яшелдән киендерик.
Динамик пауза.
Агачлар уяндылар, |
киереләләр, |
Яшел күлмәк киделәр. |
чүгеп алалар, |
Яшел күлмәкне бизәп, |
күлмәкләрен күрсәтәләр, |
Матур чәчәк аттылар. |
кулларын як-якка җәяләр. |
Балалар урыннарына утыра.
Тәрбияче:
– Балалар, хәтерлисезме, без сезнең кулларыгызны буяуга манып кәгазьгә төшергән идек. Игтибар белән карагыз әле, ул рәсемнәр нәрсәгә охшаган? Ничек уйлыйсыз? Алар агач кәүсәсенә охшаган, шулай бит, балалар? Менә агачның кәүсәсе, ботаклары. Хәзер без шул ботакларга мамык таякчыклар белән яфраклар – яшел күлмәк ясыйбыз. Мамык таякчыкның очын яшел буяуга манып алабыз һәм агач ботакларына куеп яткырабыз. Менә шундый яшел күлмәк кигән агач килеп чыга.
Эш барышында тәрбияче балаларга ярдәм итә. Тырышлыклары өчен балаларны мактый.