Песигә сөт савыты.
Информация
Бурычлар
Вак моторика осталыгын үстерү.
Әвәләүгә карата кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче төркем бүлмәсенә песи уенчыгы алып керә.
Мырауҗан:
– Хәерле иртә, минем нәни дусларым! Сезне күрүемә бик шат. Дусларым, мин сезнең яныгызга бер үтенеч белән килдем. Тычкан артыннан куганда, минем яратып сөт эчә торган савытым төшеп ватылды. Миңа сөт эчәргә савыт калмады.
Мырауҗан сөт савытының ватык кисәкләрен күрсәтә һәм елап җибәрә. Балалар аны сыйпый-сыйпый юаталар.
Тәрбияче:
– Йомшак Мырауҗаныбыз, син бер дә борчылма. Безнең балалар бик оста куллылар, хәзер тиз генә матур сөт савытлары ясап бирерләр.
Динамик пауза.
Песи, песи-нечкәбил, |
сыйпау хәрәкәте ясыйлар, |
Бала тирбәтергә кил. |
бала тирбәтү хәрәкәте ясыйлар, |
Җылы җирдә яшәрсең, |
үз-үзләрен кочаклыйлар, |
Ап-ак күмәч ашарсың, |
башларын селкиләр, |
Тәмле сөтләр эчәрсең, |
песи сөт эчкән кебек тел белән ялманалар , |
Ашап туйгач уйнарсың, |
урында әйләнәләр, |
Уйнап туйгач йокларсың, |
ике кулны бергә яңакларына куялар, |
Бәлли-бәү! |
күзләрен йомалар. |
Балалар урыннарына утыралар. Тәрбияче төз утырырга кирәклеген искәртә. Эшнең эзлеклелеген аңлата.
Тәрбияче:
– Пластилиннан шар әвәлибез, ике уч төбе арасында аны кысып бераз җәябез. Килеп чыккан коймакның кырыйларын баш һәм имән бармаклар белән чеметеп күтәртә барабыз. Менә шундый савыт килеп чыга.
Тәрбияче авырсынган балаларга индивидуаль рәвештә ярдәм итә.
Тәрбияче:
– Мырауҗан, кара әле нинди сөт савытлары килеп чыкты. Сиңа ошыймы? Балалар бик тырышып ясадылар.
Мырауҗан:
– Бик ошады, рәхмәт сезгә, минем нәни дусларым.