Экранда яңгыр яву күренеше күрсәтелә. Балалар «Яңгыр, яу,яу!» эндәшен бергәләп сөйлиләр.

Яңгыр, яңгыр, яу-яу!

Үләннәр дә күп булсын,

Сыерлар да тук булсын,

Безгә эчәргә сөт булсын.

Яңгыр, яңгыр, яу !

Тәрбияче:

– Балалар, яңгыр ничек итеп ява?

Балалар:

– Тып-тып итеп ява.

– Әкрен ява.

– Күлмәкне юешли һ.б.

Тәрбияче:

– Балалар, игътибар итегез: яңгыр болыттан – җиргә, өстән аска таба ява. Кулларыгызны күтәрегез әле. Менә шулай. Сез кулларыгызны өскә күтәрдегез. Ә хәзер кулларыгызны аска төшерегез.

Балалар өстән, аска сүзләрен кабатлыйлар. Куллары белән күрсәтәләр.

Динамик пауза. «Яңгыр»

Яңгыр ява тып та тып,

Балалар бер урында атлап торалар,

Булмый аны туктатып.

бармак яныйлар,

Яңгыр ява чәчемә,

башларын тоталар,

Ява ул күлмәгемә.

кулларын билгә куялар,

Яңгыр, әйдә, тукта инде.

бер урында сикерәләр,

Без уйнап алыйк инде.

кул чабалар

Балалар өстәл артларына утыралар. Тәрбияче аларның игътибарын өстәлдә яткан кәгазьләргә юнәлтә.

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле, альбом битләрендә нәрсә ясалган? (Болыт.) Болыт кәгазьнең өстендә ясалганмы, әллә астамы? (Өстә.) Бик дөрес. Болыт нинди төстә? (Зәңгәр). Ул куе зәңгәр төстә, шулай бит? Менә-менә яңгыр башланырга тора кебек. Ә кәгазьнең аскы өлешендә җир ясалган. Яңгыр болыттан җиргә ява. Без хәзер шушы кәгазьләрдә яңгыр ясыйбыз. Бармакларыгыз белән кәгазьдә күрсәтегез әле, яңгыр каян, ничек ява? (Өстән аска). Яңгыр тамчыларын без фломастерлар белән ясыйбыз. Фломастерлар нинди төстә? (Зәңгәр төстә). Фломастерны кулда дөрес итеп тотабыз. Фломастер рәсемне матур ясасын дисәк, аңа нык басмаска кирәк. Әкрен генә бассак, ул матуррак ясый. Менә карагыз, яңгырны мин болай ясыйм.

Тәрбияче тактада яки мольбертка ябыштырылган кәгазьдә ничек эшләргә кирәклеген аңлата (өстән аска таба сызыклар сызып күрсәтә).

Тәрбияче:

– Балалар, әгәр яңгыр бик көчле яуса, андый яңгырны тоташ сызыклар белән ясыйбыз. Ә инде акрын яңгырны өзек-өзек сызыклар белән ясарга була.

Балалар альбом битләрендә яңгыр тамчылары ясыйлар. Тәрбияче аларның өстәл артында дөрес утыруларына, фломастерны дөрес тотуларына игътибар итә.

Тәрбияче:

– Балалар, сез ясаган яңгыр тамчылары бик матур килеп чыкты. Афәрин!