Тәрбияче төркем бүлмәсенә керпе уенчыгы алып керә.

Тәрбияче:

– Балалар, килегез әле минем янга тизрәк. Карагыз әле нәрсә алып килдем мин сезгә.

Балалар:

– Керпе бит бу!

Тәрбияче:

– Әйе, керпе. Керпе урманда яши, кайвакытта кешеләр янына да килә. Йомшак микән, ягез, сыпырып карагыз әле.

Балалар:

– Кадый, кадый!

Тәрбияче:

– Әйе, аның күлмәге энәле. Ул энәләр керпене дошманнарыннан саклый. Керпенең тагын нәрсәләре бар? Игътибар белән карагыз әле.

Балалар:

– Гәүдәсе, башы, ике күзе, аяклары, энәләре бар

Тәрбияче:

– Шулай, балалар. Мин керпе турында табышмак та беләм, тыңлап карагыз әле.

Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнисе

«Йомшагым» диеп сөя.

– Ни өчен әнисе «йомшагым», ди? Кем ничек уйлый?

Балалар:

– Ул бит аның баласы.

Тәрбияче:

– Бик дөрес. Һәр кешегә дә үз баласы кадерле. Хайваннарга да. Аларны әниләре җылыта, ашата. Балалар, миңа калса, безнең керпебез бераз борчулы. Нәрсә булды сиңа, керпе?

Керпе:

– Мин үземә дуслар эзләп йөри идем. Сезнең бакчага керпеләр йөрмиме? Дусларны миңа каян табарга инде? Сез миңа ярдәм итмәссезме икән?

Тәрбияче:

– Балалар, ярдәм итәбезме керпегә? Безнең балалар бар эшкә дә бик оста. Дусларыңны без сиңа пластилиннан әвәләп бирербез. Ә хәзер, әйдәгез, ял итеп алыйк.

Динамик пауза.

Керпе баласы туңган,

бармакларны селкетү,

Йомгакка йомарланган.

бармакларны бер йодрыкка йомарлау,

Кояш аны җылыткач,

акрын гына йодрыкны ачу,

Энәләрен тырпайткан.

бармакларны турайту

Балалар урыннарына утыралар.Тәрбияче эш алымнарын аңлата.

Тәрбияче:

– Ике уч төбе арасында пластилиннан шар әвәлибез. Уң кулның имән һәм баш бармагы белән бераз кысып, керпенең борынын ясыйбыз, нечкәртәбез. Керпенең аркасына энәләре урынына көнбагыш орлыкларын, очлы ягын өскә таба каратып, кадап чыгабыз. Менә нинди матур керпе килеп чыкты! Ә хәзер инде керпеләрне сезнең белән эшли башлыйбыз.

Балалар эшкә керешәләр.Тәрбияче авырсынган балаларга ярдәм итә, үзләре булдыра алганнарны мактый. Килеп чыккан керпеләрне уенчык керпе янына тезеп куялар. Керпе балаларга рәхмәт әйтә.