Май кояшы.
Информация
Бурычлар
Вак моториканы үстерү.
Чиста, пөхтә эшләү осталыгын тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче балаларны тәрәзә янына чакыра. Бергәләп кояшны күзәтәләр.
Тәрбияче:
– Үскәннәрем, карагыз әле тәрәзәгә, урамда кояш бармы бүген? Ул нинди төстә? Аңа карап торып буламы? Ул нәрсәгә охшаган? Кояш нинди ул? Аның нәрсәләре бар? Бүген безгә кояш елмаеп карап тора, урамга чакыра. Әйдәгез, без сезнең белән бүген кояш ясыйк. Безнең төркем бүлмәсе кояш нурлары белән балкып торсын. Эш башлаганчы, бераз ял итеп алыйк.
Динамик пауза.
Иртәдән үк тәрәзәгә |
киереләләр, |
Кояш карый елмаеп. |
елмаялар, |
Чакыра ул урамга, |
куллары белән чакыралар, |
Бергәләшеп уйнарга. |
урында сикерәләр |
Балалар каршына кояш рәсеме куела. Тәрбияче эш алымнары турында сөйли.
Тәрбияче:
– Кояш ясау өчен безгә сары буяу, пумала һәм штамп кирәк булачак. Сул кулга бәрәңгедән киселгән штампны, ә уң кулга пумаланы алабыз. Пумаланы сары төскә манып алабыз да штамп өслеген буйыйбыз. Буялган штампны кәгазьнең уртасына туры китереп каплыйбыз. Сары түгәрәк килеп чыга. Түгәрәкнең кырыйларыннан пумаланың очы белән туры сызыклар – нурлар сызабыз.
Тәрбияче балаларга ярдәм итә, кайберсенә яңадан аңлата. Кояшлар әзер булгач, балаларны тырышлыклары өчен мактый. Рәсемнәр кипкәч, күргәзмә ясала.