Тәрбияче балаларны үзе янына җыя. Күзләрен йомарга тәкъдим итә.

Аудиоязмада тамчылар тавышы яңгырый.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, күзләребезне йомыйк һәм тавышларны тыңлыйк. Нинди тавышлар ишетәсез? Бу тамчылар тавышы, тамчылар җыры. Яз җитү белән түбә кыекларыннан тамчылар тама башлый. Аларның тамган тавышын җыр белән дә чагыштыралар. Экранга карагыз әле, анда нәкъ менә яз көне тамчы тамган вакыт сурәтләнгән.

Балалар яз күренешен карыйлар, фикерләр белән алышалар.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, без дә сезнең белән түбәдән тамган тамчыларны ясыйк. Тик аңарчы бер ял итеп алыйк.

Динамик пауза.

Тамчы тама тып та тып,

тыпырдыйлар,

Килде безгә матур яз,

урында атлыйлар,

Шатланабыз бергәләп,

башларын селкеп елмаялар,

Көннәребез гел аяз.

урында әйләнәләр

Тәрбияче балаларны урыннарына озата, эш эзлеклелеген аңлата.

Тәрбияче:

– Бүген рәсемне бармаклар белән ясыйбыз. Имән бармакны зәңгәр буяуга манабыз һәм рәсемдәге боз сөңгеләрен дәвам итеп өстән аска таба «тамчылар» тезәбез. Ни өчен өстән аска? Чөнки тамчылар түбәдән өстән аска таба тама. Ясап бетергәч бармакларыбызны дымлы салфетка белән сөртеп чистартабыз. Менә нинди матур тамчылар барлыкка килде! Афәрин, балалар!