Яфрак корты.
Информация
Бурычлар
Аларны таякчыклар ярдәмендә тоташтырырга өйрәтү.
Балаларның иҗади сәләтләрен, игътибарлыкларын үстерүне дәвам итү.
Әвәләүгә карата кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче балалар белән «Күбәләкләр һәм яфрак кортлары» дигән уен оештыра. Балаларны ике төркемгә бүлә, муеннарына күбәләк һәм яфрак корты сурәтләнгән рәсемнәр элә. «Күбәләкләр» төркем бүлмәсендә кулларын салмак кына җилпеп йөриләр. «Яфрак кортлары» куллары белән дулкын ясыйлар. Уен тәмамлангач, тәрбияче уенчык күбәләк күрсәтә һәм күбәләк булып сөйләшә.
Күбәләк:
– Хәерле көн, балалар. Менә төркемегез тәрәзәсе яныннан очып барганда, сезне күреп, сокланып туктадым. Сез шундый дус, тату һәм күңелле итеп уйнадыгыз, ә менә мин алай уйный алмыйм, чөнки минем дусларым юк.
Тәрбияче:
– Балалар, күбәләккә ничек ярдәм итә алабыз? Күбәләк, без әле генә балалар белән күбәләкләр һәм яфрак кортлары булып уйнадык. Әйдә, сиңа яфрак кортлары ясап бирәбез, алардан аннан соң матур-матур күбәләкләр барлыкка килер. Синең дә дусларың бик күп булыр!
Күбәләк:
– Рәхмәт, балалар! Мин сезгә бик рәхмәтле булыр идем.
Тәрбияче балаларга яфрак кортлары рәсемнәрен күрсәтә. Аларның нинди булуларын ачыклыйлар.
Динамик пауза.
Уч төпләре кушылган.
Күбәләкләр уянды, |
уч төпләрен ачалар, |
Мыекларын селкетте. |
имән бармакларын селкетәләр, |
Кирелде, тартылды, |
бармакларын йодрыклыйлар, ачалар, |
Һавага очып китте. |
кулларын өскә күтәрәләр |
Тәрбияче балаларга урыннарына утырырга булыша. Балалар алдында кечкенә тәлинкәләрдә бер зур, калганнары кечерәк бертөрле пластилин кисәкләре.
Тәрбияче:
– Кулларыбызга тәлинкәдән иң зур пластилинны алабыз һәм ике уч төбе арасында тәгәрәтеп шар әвәлибез. Аннан соң калган кисәкләрне дә шулай ук әвәләп шарчыклар ясыйбыз. Зур шар – ул кортның башы, кечкенәләре гәүдәсе була. Барлык әзер шарчыкларны яфрак шаблоны өстенә тезеп куябыз. Хәзер инде безгә кортның гәүдәсен бер бөтен итеп җыярга кирәк. Моның өчен таякчыклар кулланабыз. Таякчыкның бер башын – зур, ә икенче башын кечерәк шарчыкка кадыйбыз. Һәм шулай шарчыклар беткәнче тоташтыра барып дәвам итәбез. Безнең яфрак корты килеп чыгарга тиеш. Күрдегезме, нинди корт килеп чыкты минем! Ә хәзер, әйдәгез, балалар, сезнең белән дә эшли башлыйбыз.
Балалар эш башкарганда тәрбияче ярдәм итә, тырышлыклары өчен балаларны мактый. Ясап бетергәч, күбәләккә бергәләп эшләрен күрсәтәләр. Күбәләк балаларга рәхмәт әйтә.
Тәрбияче:
– Күбәләк дускай, менә никадәр кортлар ясадык без. Тик сиңа бераз гына сабыр итәргә туры килер, чөнки бу кортлар күбәләккә әверелгәнче күпмедер вакыт үтәргә тиеш. Аннан соң инде синең дусларың да күп булыр.