Тәрбияче төркемгә кыргаяк уенчыгы алып керә, балаларга күрсәтә, таныштыра.

Тәрбияче:

– Кыргаяк белән күңелсез хәл килеп чыккан, балалар. Убырлы Карчык аның аяк киемнәрен алып киткән. «Сиңа яланаяк йөрсәң дә ярый! Түфлиләреңне алып китәм, алар миңа кирәгрәк!» – дип, көлә-көлә себеркесендә очып киткән. Убырлы дөрес эшләгәнме соң, балалар? Әлбәттә, юк! Беркайчан башкаларны рәнҗетергә, рөхсәтсез кеше әйберен алырга ярамый, шулай бит! Хәзер менә Кыргаякның аяклары туңа. Бәлки без аңа бергәләп ярдәм итәрбез.

Балалар:

– Әйе-әйе, ярдәм итик!

Тәрбияче:

– Рәхмәт, балалар! Кыргаяк, борчылма, хәзер без балалар белән сиңа матур түфлиләр ясарбыз.

Динамик пауза.

Яшәгән, ди, Убырлы,

урында атлыйлар

Озын, кәкре борынлы.

борыннарына тияләр

Һәр кешегә убырлы

кулларын алга, як-якка сузалар

Начарлыгын юллады.

башларын тотып як-якка селкетәләр

Тәрбияче балаларны өстәл янына алып килә, урыннарына утырта, эш эзлеклелеген аңлата.

Тәрбияче:

– Кыргаякка түфлиләрне штамп ярдәмендә ясыйбыз. Аның өчен штампны тәлинкәдәге төсле буяуга манып алабыз һәм, кыргаякның аяклары турысына куеп, эз төшерәбез. Менә шулай (күрсәтә)! Шулай итеп кыргаякның һәр тәпиенә түфли киертеп чыгабыз.

Тәрбияче һәр бала янына килеп ярдәм итә, аңламаганнарына кабат аңлата.

Кыргаяк:

– Рәхмәт сезгә, дусларым. Бу түфлиләр миңа бик уңайлы һәм матур булды. Ә хәзер мин өемә кайтыйм инде, сау булыгыз.