Тәрбияче төркем бүлмәсенә тәрәзәле йорт макеты алып керә. Йортның тәрәзәсенә пәрдәләр эленгән.

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле, нинди матур өй! Тәрәзәсе дә бар. Пәрдәләре генә ябык. Тәрәзәдән без, гадәттә, нәрсәләр күрәбез?

Балалар:

– Урам.

– Агачлар күрәбез.

– Кояш.

Тәрбияче:

– Әйе, балалар, мин дә тәрәзәгә караган вакытта күп вакыт кояшны күрәм. Әйдәгез, кояшны бергәләп чакырып карыйк әле. Бәлки безгә бу өйнең тәрәзәсеннән дә кояш карар.

Динамик пауза. «Кояш, чык-чык...» (эндәш).

Кояш, чык, чык,

чакыру хәрәкәтләре,

Майлы ботка бирермен,

кулларны як-якка җәю,

Майлы ботка казанда,

ботка болгаткан кебек хәрәкәт ясау,

Тәти кашык базарда.

тезләрне бөгеп уңга-сулга борылу

Тәрәзә пәрдәләре ачыла, аннан елмаеп кояш күренә. Пәрдәләр кабат ябыла, кояш та кача. Балалар кабат эндәшне кабатлыйлар. Уен 2–3 тапкыр кабатлана.

Тәрбияче:

– Кояш нинди төстә? Ул нәрсәгә ошаган? Без сезнең белән кояшны карадык, аның сары төстә, шарга охшаганын әйттек. Әйдәгез, хәзер кояшның үзен ясыйк.

Пластилинны ике тигез кисәккә бүләбез. Бер өлешеннән уч төпләренә салып шар әвәлибез. Шар килеп чыккач, аны ике уч төбе арасында сытабыз һәм алдыгыздагы катыргы кәгазьнең уртасына куябыз да бармаклар белән өстенә баскалап ябыштырабыз. Түгәрәк кояш барлыкка килде. Тагын нәрсә ясыйсы калды, балалар? Бик дөрес, безнең кояшка нурлар кирәк бит! Калган икенче кисәк пластилиннан кечкенә кисәкләр өзеп алабыз. Шул кечкенә кисәкләрне тактада яки ике уч төбендә туры хәрәкәтләр белән тәгәрәтеп таякчыклар әвәлибез дә аларны сары түгәрәк кырыена тезеп ябыштырабыз. Ябыштырган таякчыкларны имән бармак белән басып куябыз. Нурларның аралары якынча бертигез булырга тиеш.

Тәрбияче эш барышында балаларга булыша, аларны тырышлыклары өчен мактый.

Тәрбияче:

– Балалар, нинди матур кояшлар барлыкка килде! Алар, чыннан да, җылы биреп, кәефләрне күтәреп тора. Афәрин!