Төркемдә телефон шылтырый. Тәрбияче телефонны ала.

Тәрбияче:

– Тыңлыйм сезне. Исәнмесез, бу кем булды?

Телефоннан тавыш:

Исәнмесез, мин шәһәр башлыгы булам. Сездән ярдәм сорап шылтырата идем. Тиздән май бәйрәмнәре җитә. Бөтен кешеләр шәһәребезне матурлау өчен тырышып йөри. Сезнең балалар бакчасы балалары да бу эшкә берәр ничек булыша алмас микән? Бәйрәмдә шәһәребезнең матурлыгын күреп шатланырсыз дип уйлыйм.

Тәрбияче:

– Без сезгә ярдәм итәргә тырышырбыз.

Телефоннан тавыш:

– Рәхмәт.

Тәрбияче:

– Балалар, сез ничек уйлыйсыз, шәһәребезне нәрсәләр белән бизәп булыр икән?

Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый һәм флагчыклар ясарга тәкъдим итә. Рәсемнәр карыйлар.

Динамик пауза.

Нинди нәрсә бу таякта

җилкәләрен селкетәләр,

Җилдә жилфердәп тора?

кулларын өскә күтәреп, чайкыйлар,

Менә берәү, менә икәү,

бармакларын бөгәләр,

Бигрәк күп алар монда.

кул чабалар

Балалар урыннарына утыралар, тәрбияче эш эзлеклелеген аңлата.

Тәрбияче:

– Үскәннәрем, флагларны без төсле карандашлар белән ясарбыз. Кәгазьләрегезгә карагыз әле, анда бау ясалган. Безгә флагларны шул бауга ясап элеп барырга кирәк була. Өстәлдә шуышып йөрмәсен өчен, сул кул белән кәгазьне тотып торабыз. Уң кулга төсле карандашны (кызыл) дөрес итеп тотабыз һәм кәгазь битенең сул ягыннан флагчык ясый башлыйбыз. Баудан иң элек аска таба озын, аннан уң якка бераз кыска, аннан өскә таба озын сызык сызып тоташтырабыз. Нинди формада флагчык килеп чыкты безнең? Флагчык турыпочмаклы формада. Икенче төсле карандаш (зәңгәр) алабыз һәм, бераз алгарак китеп, тагын бер флагчык ясыйбыз. (Балалар шул рәвешле бау беткәнче 3–5 флагчык ясыйлар)

Тәрбияче балаларга ярдәм итә, тырышлыклары өчен мактый. Матур флаглар килеп чыкканын әйтә. Балалар белән бергә шәһәр башлыгына шылтыраталар, шәһәр бизәргә флагчыкларны ясап бетерүләре турында әйтәләр.