Тәрбияче:

– Хәерле көн, балалар! Карагыз әле, безгә бүген кем килгән? Таныдыгызмы? Әйе, бу бит куян малае Шаян. Әйдәгез, Шаян белән исәнләшик.

Балалар:

– Исәнме, Шаян!

Тәрбияче:

– Балалар, Шаян миңа сер итеп кенә әйтте. Аның бик тә корабка утырып диңгез буйлап сәяхәткә чыгасы килә икән. Ә аның теләге һаман чынга ашмый да ашмый. Сез белмисезме ни өчен икәнен?

Балалар:

– Аның корабы юктыр.

Тәрбияче:

– Шулай шул, балалар. Әйдәгез, аңа ярдәм итәбез, кораб ясап бирәбез.

Балалар:

– Әйдәгез.

Тәрбияче:

– Без сезнең белән күп кораблар ясыйк та Шаянга бүләк итик. Диңгезгә сәяхәткә үзенең дуслары белән чыксын ул. Бергә-бергә күңелле дә булыр. Ә хәзер кулларыбызны эшкә әзерләп алыйк әле.

Динамик пауза.

Ике кулны мин кысам,

бармакларны тоташтырып, йозак ясыйлар,

Һәм диңгез буйлап йөзәм.

«дулкын» ясыйлар,

Ике учым, дусларым,

учларын күрсәтәләр,

Минем нәни корабым.

кара-каршы ике кул бармакларын кушалар.

Балалар урыннарына утыралар, тәрбияче эш алымнарын аңлата.

Тәрбияче:

– Кораб ясау өчен без пластилинны уч төпләре арасында җылытабыз. Чөнки ул эшләр өчен йомшак булырга тиеш. Ике уч төбе арасынада шар тәгәрәтәбез. Аннан соң шарны тактага куеп уч төбе белән алга-артка тәгәрәтеп озынайтабыз. Шар таякчык формасына керә. Хәзер инде аны бармакларыбыз белән кысып җәябез һәм катыргы өстенә куябыз. Ике башыннан имән һәм баш бармак белән кысып, кораб формасына китерәбез. Килеп чыккан корабка җилкән кадап куябыз.

Балалар эшкә керешәләр, тәрбияче яннарына килеп ярдәм итә, кабат аңлата. Эш дәвамында балаларны тырышлыклары өчен мактый.

Тәрбияче:

– Нинди яхшы кораблар килеп чыкты! Хәзер инде Шаян үзенең хыялын тормышка ашыра ала. Шаянга дуслары белән күңелле сәяхәт телибез.

Корабларны куян малае Шаянга бирәләр, Шаян балаларга рәхмәт әйтә.