Тал песие.
Информация
Бурычлар
Буяуны кирәк кадәр генә манып, рәсем ясарга өйрәтү.
Әйләнә-тирә дөньяны эстетик кабул итүне үстерү.
Балаларда үзләре ясаган рәсемнәргә шатлану хисе тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче төркемгә тал агачының ботакларын алып керә. Балаларны үз янына җыя.
Тәрбияче:
– Үскәннәрем, мин сезгә күрсәтергә песиләр алып килдем, әмма алар гади песиләр түгел, ә тал песиләре. Бу ботаклар тал агачыннан алынган. Ә менә бу – чәчәге. Тотып карагыз әле, талның чәчәкләре нинди? Бик дөрес, алар йомшак. Йомшак булганга күрә аларны песи дип атаганнар. Игътибар белән карасак, ачылып бетмәгән чәчәкләре дә бар. Әйдәгез, без бу ботакларны сезнең белән суга утыртып куйыйк һәм гел күзәтеп торырбыз, алга таба нинди үзгәрешләр булыр икән. Ә сезнең тал песиләрен әниләрегезгә күрсәтәсегез киләме?
Динамик пауза. «Песи» (бармак уены)
1 вариант: |
|
Бер, ике, өч, дүрт, биш! |
бармакларны санап бөгеп баралар, |
Бармакларга ишек ач! |
бармакларны кисәк тырпайталар, |
Бер, ике, өч, дүрт, биш! |
бармакларны санап баралар, |
Тизрәк өйгә кереп кач! |
бармакларны йодрыкка кысалар, |
2 вариант (хәрәкәтле уен):
Бер бала песи битлеге кия, почмакта йоклап утыра. Тәрбияче белән балалар шигырь юлларын әйткәч, йокысыннан уянып балаларны куа башлый.
Песи дускай, тор инде,
Йокың туйгандыр инде.
Әйдә, уйныйк бергәләп,
Безне куып тот инде.
Тәрбияче балаларга эш барышын аңлата.
Тәрбияче:
– Балалар, сезнең алдыгыздагы кәгазьдә тал агачы ботаклары ясалган, аларга тал песиләрен генә ясап куярга кирәк. Аның өчен бүген мамык таякчыклар кулланабыз. Таякчыкны буяуга манабыз һәм ботакның кырыена терәп куябыз да яткырып бизәк төшерәбез. Бу бизәкләр безнең тал песиләре була, шулаймы, балалар? Агач ботакларын шулай йомшак тал песиләре белән бизәп чыгабыз. Нәтиҗәдә менә шундый матур тал песиләре бәйләме килеп чыга.
Тәрбияче балаларга эшләп күрсәтә һәм тагын бер кат эшнең эзлеклелеген аңлата. Балалар рәсем ясаганда, тәрбияче авырсынган балаларга ярдәм итә. Рәсемнәр ясалып беткәч, педагог балаларны тырышлыклары өчен мактый, бик матур рәсемнәр килеп чыкканын әйтә.