Гөмбә.
Информация
Бурычлар
Кулларның вак моторика осталыгын үстерү.
Әвәләүгә карата кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче төркем бүлмәсенә кәрзин тоткан тиен уенчыгы алып керә. Балалар уенчыкны карыйлар. Кәрзиндә нәрсә барлыгы белән кызыксыналар.
Тәрбияче:
– Сез мин әйткән табышмакны чишсәгез, тиеннең кәрзинендә нәрсә булуын белерсез.
Башы юк – эшләпәсе бар,
Аягы бар – итекләре юк.
Балалар:
– Гөмбә!
Тәрбияче:
– Бик дөрес, балалар.
Кәрзиннән гөмбә муляжлары алып балаларга бирә. Бергәләп гөмбәләрне карыйлар.
– Ә гөмбәләрнең кайда үскәнен сез беләсезме? Гөмбәләр нигә кирәк дип уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары тыңлана). Балалар, гөмбәләр – табигать байлыгы. Аларны кешеләр һәм хайваннар үзләренә азык итеп кулланалар. Ләкин барлык гөмбәләрне дә ашарга ярамый, алар арасында агулылары да була. Әйдәгез, без сезнең белән хәзер җәнлекләргә әвереләбез дә уйнап алабыз.
Динамик пауза.
Урмандагы җәнлекләр |
|
Гөмбә эзләп йөриләр. |
түгәрәк буйлап йөриләр, |
Менә тиен сикерә, |
тиен булып сикереп баралар, |
Төлке тиз-тиз йөгерә, |
төлке булып йөгерәләр, |
Керпе дә һич калышмый, |
|
Ашыга мышный-мышный. |
керпе булып йөриләр, |
Куян аның артыннан, |
куян булып сикерәләр, |
Аю иң соңгы калган. |
аю булып йөриләр |
Тәрбияче:
– Балалар, тиен бездән ярдәм сорап килгән бит. Ул бездән тиен балалары өчен гөмбәләр ясап бирүебезне үтенә. Ярдәм итәбезме тиенгә? Әйдәгез, урыннарыгызга рәхим итегез. Димәк, бүген без сезнең белән гөмбәләр әвәлибез. Гөмбә ясау өчен безгә ике кисәк пластилин кирәк булачак. Сары төсле пластилиннан – гөмбәнең аягын, көрән төсле пластилиннан эшләпәсен әвәлибез. Иң элек сары пластилинны ике уч төбе арасында әвәләп шар, аннан шул шарны тактада уч төбе белән алга-артка тәгәрәтеп таякчык ясыйбыз. Гөмбәнең аягын катыргы аслыкка бастырып куябыз. Эшләпәсе өчен көрән төсле пластилинны шар итеп тәгәрәтәбез дә ике уч төбе арасында кысып коймак кебек җәябез. Килеп чыккан эшләпәне аягы өстенә куеп бармак белән бераз кысып ябыштырып куябыз.
Менә шундый матур гөмбә килеп чыга.
Балалар эшкә керешә, авырсынган балаларга тәрбияче индивидуаль рәвештә ярдәм итә.
Ясаган гөмбәләрне тиенгә бирәләр. Тиен рәхмәт әйтеп саубуллашып чыгып китә.