Төркемгә аю баласы Әппәс керә, балалар белән исәнләшә.

Әппәс:

– Исәнмесез, балалар. Сезне күрүемә мин бик шат. Яз җитте бит, мин дә йокыдан уяндым. Мин йоклаган арада сез үсеп беткәнсез! Балалар, мине тиен дустым туган көнгә чакырды. Бүләккә тәмле бал алып барырга уйлаган идем, кыш буена мин аны үзем ашап бетергәнмен икән! Хәзер менә нишләргә дә белмим.

Тәрбияче:

– Аю Әппәс, без дә сине күрүебезгә бик шат. Борчылма, без сиңа ярдәм итәрбез. Без балалар белән тортлар ясарга җыенабыз. Тиенгә бүләккә, бәлки, торт алып барырсың?

Әппәс:

– Бик әйбәт булыр иде!

Тәрбияче балалар белән төрле тортлар рәсемнәре карыйлар. Алар биек һәм тәбәнәк булырга мөмкин дигән фикергә киләләр. Тортларны нәрсә белән бизәп булуы турында сөйләшәләр.

Динамик пауза.

Тәмле торт пешерергә

уч төпләре белән эчләрен уалар,

Без камыр басып куйдык.

камыр басу хәрәкәтләре ясыйлар,

Уртасына тәмле крем,

учка уч куялар,

Өстенә җиләк салдык.

кулларын алга сузалар,

Тәмле булды тортыбыз,

баш бармакларын күрсәтәләр,

Сез ашарга килегез.

куллары белән чакыру хәрәкәтләре ясыйлар.

Балалар өстәлләр янына киләләр, урыннарына утыралар.

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле өстәлгә, безнең тортлар әзер, тик шулай да нидер җитми. Ничек уйлыйсыз? Бик дөрес әйттегез, бизәкләр җитми. Менә бу тәлинкәдә күп төрле бизәкләр, шулар белән тортларыбызны бизик.

Балалар тәлинкәдәге төймәләр һәм мәрҗән бөртекләре белән тортны бизиләр.

Тәрбияче:

– Бигрәк тәмле күренә бу тортлар! Афәрин, балалар.

Әппәс:

– Рәхмәт сезгә, дусларым. Мин Тиен янына ашыгыйм инде. Сау булыгыз.