Тәрбияче балаларны үз янына җыя.

Тәрбияче:

– Яшәгән, ди, Айболит исемле доктор. Ул бөтен җәнлекләрне, кошларны дәвалый торган булган. Бер көнне Айболит янына карлыгач очып килгән һәм еракта-еракта, диңгезләр артындагы Африкада маймылларның авырып китүе, аны ярдәмгә чакырулары турында әйткән. Доктор Айболит тиз генә җыенган да корабка утырып юлга чыккан. Тик кораб бик акрын барган. Балалар, тизрәк барып җитсен өчен, доктор Айболитка ничек ярдәм итеп булыр икән, сез ничек уйлыйсыз?

Балаларның җаваплары тыңлана. Тәрбияче өстәлгә сулы табак куя һәм суга кәгазь кораб җибәрә.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, корабка йөзәргә ярдәм итәбез. Моның өчен авыз белән көчле итеп корабка өрергә кирәк.

Тәрбияче ничек дөрес өрергә кирәклеген күрсәтә: борын белән тыныч итеп һава алабыз һәм һаваны авыз аша салмак кына өреп чыгарабыз.

Тәрбияче:

– Ә хәзер, балалар, бераз ял итеп алыйк, аннан соң эшебезне дәвам итәрбез.

Динамик пауза.

Әй нәниләр, нәниләр,

чүгәләп утыру,

Ардык без, дип әйтмиләр.

әкрен генә тору,

Аякларны күтәреп,

Матур итеп атлыйлар.

аякларны күтәреп йөрү,

Хәзер барабыз артка,

Егылмыйча, син атла.

артка таба бару,

Бер ике, бер, ике!

Егылмыйча, син атла.

алга таба килү.

Тәрбияче балаларны өстәл артына, үз урыннарына утырта.

Тәрбияче:

– Сезнең алдыгызда доктор Айболитның корабы ясалган альбом битләре. Маймылларны дәвалау өчен, Айболитка тизрәк Африкага барып җитәргә кирәк. Әйдәгез, без сезнең белән дулкыннар ясап корабка тизрәк йөзәргә ярдәм итәбез. Селкенмәсен өчен, альбом битен сул кул белән тотабыз. Уң кулга пумаланы алып, зәңгәр буяуга манабыз һәм сулдан уңга таба дулкынлы сызыклар сызабыз.

Тәрбияче балаларның пумаланы дөрес тотуларына игътибар итә, авырсынган балаларга булыша.Эш беткәч, доктор Айболитка ярдәм иткәннәре өчен, балаларны мактый, рәхмәт әйтә.