Тәрбияче шөгыль алдыннан савытта кар һәм боз сөңгеләре алып керә. Балалар белән өстәл янында кар һәм боз сөңгеләрен карыйлар, аларның сыйфатлары белән танышалар.

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле, мин сезгә нәрсә алып килдем. Бу нәрсә? Ул нинди төстә? Кулны туңдырамы? Җылыда кар белән боз нишли? Димәк, кар белән боз сөңгеләре салкын, кулны туңдыра һәм җылыда эри. Әйдәгез әле, без сезнең белән җылыда да эреми торган боз сөңгеләре ясыйк. Тик алдан кулларыбызны эшкә әзерләп алыйк.

Динамик пауза.

Чәп-чәп, чәбәкәй,

кулларын чәбәклиләр,

Кулларыбыз бәләкәй,

кулларын алга сузалар,

Ә хәзер тизрәк, тизрәк,

Чәбәклик күңеллерәк.

куллар белән җиңелчә генә тезләргә сугалар

Тәрбияче балаларны өстәл артына, үз урыннарына утырта.

Тәрбияче:

– Боз сөңгеләрен менә шундый йомшак тозлы камырдан әвәләрбез. Тозлы камырны ике уч төбенә алабыз һәм таякчык әвәлибез. Килеп чыккан таякчыкны тактага куябыз. Таякчык селкенмәсен өчен, сул кулның имән бармагы белән бер очын тотып торабыз, уң кулның имән бармагы белән сак кына тәгәрәтеп, таякчыкның икенче очын нечкәртеп очлыйбыз. Килеп чыккан «боз сөңгеләрен» катыргыдан ясалган аслыкка кибәргә куябыз.

Тәрбияче балалар янына килеп ярдәм итә, эшләгән эшләрен мактый.

Тәрбияче:

– Карагыз, нинди боз сөңгеләре килеп чыкты! Хәзер без аларны, чын боз кебек каты булсын өчен, кибәргә куябыз. Кипкәч, алар хәтта җәй көне дә эремәсләр.