Матур тәлинкә
Информация
Бурычлар
Балаларга чүлмәкче һөнәре турында башлангыч белем бирү.
Кызыксыну, игътибарлык үстерү.
Үз эшеңнең нәтиҗәсенә шатлану хисе тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Ишек шакыйлар, тәрбияче, чыгып, хат белән тартма алып керә.
Тәрбияче:
– Дусларым минем, карагыз әле, кемдер безгә хат җибәргән. Әйдәгез, бергәләп хатны укыйк (хатны укый):
Хөрмәтле балалар, сезгә бу хатны мин – чүлмәкче язам. Сез минем белән таныш түгел әле. Мин балчыктан чынаяклар, тәлинкәләр, төрле савытлар ясыйм. Аннан соң мин аларны мичтә киптерәм. Ә инде алар кипкәч, төсле буяулар белән бизим. Сезгә ярдәм сорап язам. Бизәлмәгән тәлинкәләрем бик күп, җитешә алмыйм. Миңа аларны бизәргә булышыгыз, зинһар. Чүлмәкче.
Тәрбияче балаларга чүлмәкченең эш урыны, эшләре сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтә, сөйли. Тартманы ачып карыйлар, анда балалар санынча тәлинкә шаблоннары салынган.
Тәрбияче:
– Балалар, чүлмәкчегә тәлинкәләрне бизәргә булышабызмы?
Динамик пауза.
Бик тә матур тәлинкә |
кулларны алга сузалар, |
Ясаган әбиемә |
алга таба бөгеләләр, |
Осталарнын остасы – |
кулларны өскә күтәрәләр, |
Минем таныш чүлмәкче. |
баш өстендә кул чабалар |
Балалар өстәлләр янына киләләр, урыннарына утыралар.
Тәрбияче:
– Чүлмәкче җибәргән тәлинкәләрне штамп ярдәмендә бизибез. Штампта лалә чәчәге ясалган. Башта пумаланы буяуга манабыз һәм штампны буйыйбыз. Пумаланы кырыйга алып куябыз, ә штампны тәлинкәгә бастырып алабыз. Бизәкләр кипкәч, тәлинкәләрне кире чүлмәкчегә җибәрербез.
Тәрбияче балаларга ярдәм итә, рәсемнәрнең бик матур килеп чыкканлыгын әйтә, мактый. Рәсемнәр кипкәч, бергәләп тартмага тутыралар.