Төсле карандашлар.
Информация
Бурычлар
Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүне дәвам итү.
Әвәләүгә карата кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче балаларны үз янына җыя һәм В. Сутеевның «Тычкан баласы һәм Карандаш» хикәясен сөйли.
Тәрбияче:
– Вова исемле малайның өстәлендә Карандаш яшәгән. Бер көнне Вова йоклаган вакытта өстәлгә Тычкан менгән. Ул Карандашны эләктереп алган да үзенең оясына алып киткән.
– Җибәр мине, зинһар! – дип ялынган Карандаш. – Нәрсәгә инде мин сиңа? Мин агачтан ясалган һәм мине ашарга ярамый.
– Мин сине кимерәм! – дигән Тычкан. – Минем тешләрем бик нык кычыта, шуңа күрә миңа һәрвакыт нәрсә булса да чәйнәргә кирәк. Менә шулай! Һәм тычкан карандашны тешләп алган. Вова шулай итеп карандашсыз калган. Хәзер аның рәсем ясарга карандашлары юк. Әйдәгез, без аңа ярдәм итәбез. Аз гына ял итеп алыйк та эшкә керешербез.
Динамик пауза. «Үчтеки» уены.
Үчтеки, үчтеки, |
балалар алга таба иеләләр, |
Үсмәгәнгә кечтеки. |
чүгәлиләр, |
Үсә-үсә зур булыр, |
акрын гына күтәреләләр, |
Бигрәк матур кыз булыр. |
бармакларын бит уртасына куеп, |
Бик батыр егет булыр. |
башларын як-якка чайкыйлар, |
Үчти, үчти, үчтеки, |
аяк очларына басып, |
Үсеп китте кечтеки. |
кулларын өскә күтәрәләр. |
Тәрбияче балаларны өстәлләр артына утырта, эш эзлеклелеген аңлата.
Тәрбияче:
– Без сезнең белән бүген пластилиннан төсле карандашлар әвәләрбез. Кызыл, сары, зәңгәр, яшел төсле тартмаларга шундый ук төстә карандашлар әвәләп салырга кирәк булыр. Пластилин кисәген ике уч төбе арасында әйләндереп, башта – шарчык, аннан соң шарчыкны такта өстендә алга-артка тәгәрәтеп таякчык ясыйбыз. Таякчыкның бер очын икенче кул белән тотып торабыз. Икенче башын тактада ике бармак белән кысып карандаш кебек очлатабыз. Һәр төстәге пластилиннан берәм-берәм карандашлар әвәләп, шул төстәге тартмаларга урнаштырабыз. Бик матур карандашлар килеп чыкты, шулай бит!
Тәрбияче авырсынган балаларга ярдәм итә, мактап җибәреп үсендерә.
Тәрбияче:
– Менә күпме карандашлар ясадык без бүген. Вова рәхәтләнеп рәсем ясасын инде. Ә син, Тычкан, бүтән балаларның карандашларын кимермә, яме.