Тәрбияче төркем бүлмәсенә Әминә исемле курчакны алып керә.

Тәрбияче:

– Балалар, безгә бүген Әминә исемле курчак кунакка килде. Карагыз әле, аның кулында ниндидер капчык та бар. Карыйк әле, нәрсә бар икән анда?

Балалар:

– Сабын куыгы савыты!

– Тик ул буш.

Әминә (шатлана):

– Әйе шул! Мин сезнең белән сабын куыклары очырып уйнарбыз дип уйлаган идем. Сабын куыгы савыты ялгыш түгелде. Булып чыкмады инде. Нишләп карыйк икән соң?

Тәрбияче:

– Әминә, син бер дә борчылма, без балалар белән сиңа яңа куыклар ясарга булышырбыз. Балалар, ярдәм итәбезме Әминәгә?

Балалар:

– Әйе!

Тәрбияче алдан әзерләп куйган сабынлы сулы савыт куя һәм сабынлы суның ничек ясалуын аңлата. Сабынлы суны куллар белән чәбәкләп сабын куыклары барлыкка китереп булуын күрсәтә.

Әминә (шатлана):

– Ой-ой! Менә күпме куыклар булды!

Тәрбияче сабын куыгы савытына шул суны сала һәм өреп куыклар чыгара.

Тәрбияче:

– Балалар, куыклар күпме булды соң монда!

Балалар:

– Бик күп!

Тәрбияче:

– Ә алар нинди формада?

Балалар:

– Түгәрәк.

Тәрбияче:

– Алар белән ни эшләп була соң?

Балалар:

– Уйнап була.

– Куып тотып була.

– Шартлатып була!

Әминә (күңелсезләнеп):

– Эх, күпме сабын куыгы булган иде, шартлап беттеләр!

Тәрбияче:

– Әминә, бер дә борчылма, без хәзер балалар белән сиңа бер дә шартламый торган куыклар ясап бирәбез. Әйдәгез, бераз ял гына итеп алыйк.

Динамик пауза.

1 вариант:

Минем шарым бик матур,

балалар кулларын чәбәклиләр,

Кара ничек ул оча!

сикерәләр,

Әгәр тотып өлгермәсәң,

кулларын өскә күтәрәләр,

Әллә кайларга кача.

бер урында йөгерәләр.

2 вариант:

Шар алып килдем сезгә

Әйдә, кабартыйк бергә:

Ш-ш-ш-ш-ш!

ике кулга шар тотып һава өрү хәрәкәте ясау

Шар кабарды, кабарды,

кулларны ян-якка җәю

Кабарды да «шартлады»!

кул чабу

С-с-с-с-с!

шар шиңгән тавыш чыгару

Уен уйнала, тәрбияче балаларны җитезлекләре өчен мактый. Тәрбияче балаларны өстәлләр артына утырта, эш эзлеклелеген аңлата.

Тәрбияче:

– Балалар, сезнең алдыгызда өч түгәрәк куык ясалган альбом бите. Бер түгәрәкне без – кызыл төскә, икенчесен – сары, өченче түгәрәкне зәңгәр төскә буярбыз. Моның өчен менә мондый поролонлы тампон кулланабыз. Поролонның бер очын ике бармак белән тотабыз, икенче очын буяуга манабыз һәм түгәрәк шарны буйыйбыз. Башта бер төс белән буйыйбыз, аннан калган түгәрәкләргә күчәбез.

Тәрбияче эш барышында балаларга ярдәм итә, пөхтә эшләргә кирәклекне искәртә.