Тәрбияче:

– Балалар, тиздән безнең әниләр, әбиләр һәм барлык кызларның бәйрәме җитә. Ул көнне кешеләр аларны котлыйлар, бүләкләр бирәләр. Ә сез әниләрегезгә бүләк әзерләдегезме? Әйдәгез, бүген без әниләргә үз кулларыбыз белән бүләк ясыйк. Әйтегез әле, әниләргә нәрсәләр бүләк итеп була икән?

Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый һәм тартма күрсәтә. Тартма эченнән мәрҗәннәр ала. Балалар мәрҗәннәрне игътибар белән карыйлар, аларның сыйфатларын ачыклыйлар.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, без сезнең белән әниләребезгә мәрҗән бүләк итәбез. Үз кулларыбыз белән ясалган бүләккә әниләребез бик шатланыр. Ә хәзер бераз уйнап алыйк.

Динамик пауза.

Әллә-лә, әллә-лә,

Карусельләр әйләнә!

түгәрәктә кулга-кул тотынып йөриләр,

Аннары борылабыз,

икенче якка борылалар,

Бик кызу йөгерәбез.

йөгерәләр,

Ашыкмагыз, ашыкмагыз,

акырынаялар,

Карусельне туктатыгыз!

туктыйлар,

Бер-ике, бер-ике!

башларын аска ияләр,

Менә уен да бетте!

тураялар.

Балалар өстәл янында үз урыннарына утыралар. Тәрбияче аларның игътибарларын шөгыль өчен әзерләп куйган материалларга юнәлтә.

Тәрбияче:

– Карагыз әле өстәлгә, монда ниләр бар? Әйе, безнең өстәлдә бүләк ясар өчен барысы да әзер. Үскәннәрем, карагыз әле, безнең бу мәрҗәннең түгәрәкләре гел ак төстә генә. Әйдәгез, аны төрле төсләр белән бизик. Пластилиннан баш һәм имән бармак белән кечкенә кисәкләр өзеп алабыз һәм шарчыклар әвәлибез. Килеп чыккан шарчыкларны шаблондагы мәрҗәннең түгәрәкләренә имәк бармак белән басып ябыштырабыз.

Балалар эшләгән вакытта тәрбияче карап йөри, ярдәм итә. Тырышлыклары өчен мактый. Эшчәнлек ахырында килеп чыккан эшләргә нәтиҗә ясыйлар.