Төркемгә тәрбияче лалә чәчәге бәйләме алып керә.

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле, минем кулымда чәчәк бәйләме. Нинди матур чәчәкләр, шулаймы? Искә төшерик әле, бу чәчәкләрнең исеме ничек? Дөрес, болар – лалә чәчәкләре. Бәйләмдә нинди төсләрдәге чәчәкләр күрәсез? (Кызыл, сары, ак). Балалар, ә сез әниләрегезне сөендерергә телисезме? Әйдәгез, бүген әниләребезгә үзебез чәчәкләр ясап бүләк итик. Эшкә тотынганчы бераз ял итеп алыйк.

Динамик пауза.

Җыйдым әнигә лалә чәчәге,

чәчәк җыю хәрәкәтләре,

Иң матурларын, хуш ислеләрен.

иснәгән рәвеш ясыйлар,

Әнием, сине бик-бик яратам!

үзләрен кочаклыйлар,

Чәчәкләр сиңа шатлык китерсен.

кулларын киң итеп җәяләр

Балалар урыннарына утыралар. Тәрбияче чәчәк бәйләмен суга утыртып, балалар каршына куя.

Тәрбияче:

– Балалар, сезнең алда лалә чәчәге ясалган альбом битләре. Төсле карандашны кулга алабыз һәм контурдан чыкмыйчы пөхтә итеп рәсемне буйыйбыз. Икенче кул белән, селкенмәсен өчен, кәгазьне тотабыз. Карандашка каты басмыйбыз, чөнки каты басып ясасак, аның очы сынарга мөмкин.

Афәрин, үскәннәрем! Нинди матур чәчәкләр килеп чыкты! Без бу чәчәкләрне әниләребезгә бүләк итеп бирербез.

Тәрбияче әзер эшләрдән күргәзмә ясый.