Тәрбияче (кулында җиләк-җимешләр салынган кәрзин):

– Балалар, карагыз әле, нинди тәмле җиләк-җимешләр алып килдем сезгә! Әйдәгез, бергәләп карыйк: нәрсәләр бар икән бу кәрзиндә? 

Балаларның җаваплары тыңлана. Тәрбияче балалар белән һәр җиләк-җимешнең исемен, төсен, формасын ачыклый.

Тәрбияче:

– Мин сезгә менә мондый тәмле тәлинкә дә алып килдем әле. Хәзер андагы җиләк-җимешләрне кабып (тәмләп) та карарбыз.

Тәрбияче кискәләнгән җиләк-җимешләр салынган тәлинкә белән һәр бала янына килә, җиләк-җимеш кисәкләрен кабып карарга тәкъдим итә һәм нәрсә ашаганын әйтергә куша.

Тәрбияче:

– Тәмле булдымы, балалар? Сезгә иң ошаганы нинди җиләк-җимеш булды? Бүген без сезнең белән шундый тәмле бананны ясарбыз да әле. Ә хәзер бераз ял итеп алыйк.

Динамик пауза.

Без барабыз, барабыз,

балалар атлап баралар,

Алма күреп алабыз.

як-якларына карыйлар,

Үреләбез, алабыз,

кулларын өскә күтәрәләр,

Кәрзиннәргә салабыз.

кулларын аска төшерәләр,

Аннан тагын барабыз.

бер урында атлап торалар.

Тәрбияче (балаларны өстәлләр янына чакыра):

– Балалар, сезнең өстәлдәге кәгазьләрдә нәрсә рәсеме ясалган, таныдыгызмы? Әйе, бу банан. Банан нинди төстә була әле ул? Дөрес, сары төстә. Ә бу бананның контуры гына бар, шулаймы? Әйдәгез, без аны матурлыйк, сары пластилин ябыштырыйк. Моның өчен сары пластилин кисәгеннән ике бармак белән кечкенә кисәкләр өзеп алабыз да шул контур эченә куябыз. Һәрбер кисәкне бармак белән баскалап ябыштырабыз. Күп-күп кисәкләр куеп чыккач, баш бармак белән төрле якка юка итеп җәеп сылыйбыз. Менә шундый тәмле сары банан килеп чыга!

Әйдәгез, чын банан белән ясаган бананнарыбызны чагыштырып карыйк. Охшаганнармы? Әйе, икесе дә сары, озын. Тик пластилиннан ясалган бананны ашарга ярамый, шулай бит?

Тәрбияче эш барышында балаларга киңәшләрен бирә, авырсынган балаларга ярдәм итә.