Тәрбияче:

– Балалар, мин сезгә бүген матур рәсемнәр алып килдем. Әйдәгез, алар белән бер уен уйнап алабыз. Уен «Нәрсә югалды?» дип атала.

Тәрбияче балаларга 3 рәсем күрсәтә: машина, кораб, самолёт. Балалар күзләрен йомалар һәм тәрбияче бер рәсемне алып куя. Балалар күзләрен ачканда: «Нәрсә югалды?» – дип сорый. Иң соңыннан самолёт рәсемен ала.

Бүген без сезнең белән менә шундый самолёт ясарга өйрәнербез. Әйдәгез, бераз ял итеп алыйк.

Динамик пауза. «Самолётлар» уены.

Самолётны кабыздык,

Терсәктән бөгелгән кулларын күкрәкләре каршында әйләндерәләр,

Һавага күтәрелдек.

кулларын ян-якка җәеп бүлмә буйлап йөриләр,

Җай гына җиргә төштек,

чүгәлиләр, кулларын тез башларына куялар,

Яңадан күтәрелдек.

кулларын ян-якка җәеп, бүлмә буенча йөриләр.

Балалар өстәл артында үз урыннарына утыралар.

Тәрбияче:

– Тәлинкәләрдә яткан пластилиннан бер кисәк пластилин өзеп алабыз һәм ике уч төбендә шар тәгәрәбез. Аннан соң бу шарны тактага куябыз да уч төбе белән алга-артка тәгәрәтеп таякчык ясыйбыз. Пластилиннан тагын бер кечерәк кисәк өзеп алабыз һәм шулай ук тәгәрәтеп таякчык ясыйбыз. Баш һәм имән бармаклар белән аны бераз кысып сытабыз. Бу безнең самолётның канатлары була. Канатларны беренче таякчык өстенә куябыз һәм имән бармак белән баскалап беркетәбез. Әзер самолётларны катыргы аслыкларга куябыз.

Тәрбияче балаларга ярдәм итә, карап йөри. Балаларны мактый.

Тәрбияче:

– Безнең самолётларыбыз әзер! Бүген без нәрсә эшләдек, балалар? (Самолетлар ясадык). Әйе, бик дөрес, без бүген самолётлар ясадык. Сезгә самолётта очу ошадымы? Ә хәзер әти-әниләребез өчен самолётлардан күргәзмә ясап куйыйк.