Матур сөлгеләр
Информация
Бурычлар
Чиста, пөхтә эшләргә өйрәтү.
Уй-фикерләүне, күзаллауларын үстерү.
Эш эзлеклелегенең барышына карата кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче балаларны үзе янына җыя һәм табышмак әйтә.
Тәрбияче:
– Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез игътибар белән тыңлагыз, нәрсә булыр икән ул?
Бит-кулларны корыта,
Чисталыкны ярата. (Сөлге)
(Балалар җавап бирә алмаса, тәрбияче сораулар ярдәмендә җавап табарга булыша). Балалар, карагыз әле, менә бу тартмада күпме сөлгеләр бар! Алар төрле зурлыкта, төрле-төрле бизәкләр белән бизәлгән.
Тәрбияче балаларга тартмадан алып берничә сөлге күрсәтә. Аларның бизәкләре, зурлыклары турында сөйли.
Динамик пауза.
Уеннан соң юынгач, |
Кул юган хәрәкәтләр ясыйлар, |
Сөлге безгә бик кирәк. |
кулларын алга сузалар, |
Бит, кулыңны сөрт тизрәк, |
битләрен, кулларын «сөртәләр», |
Чиста булдың, бәләкәч. |
баш бармакларын өскә күтәрәләр. |
Балалар үз урыннарына утыралар. Тәрбияче каршыдагы тактага беркетелгән зур альбом битендә эш эзлеклелеген аңлата.
Тәрбияче:
– Әйдәгез, без дә бүген сөлгеләр бизик. Сезнең алдыгызда сөлге контуры ясалган кәгазь. Пумаланы уң кулга алабыз, сулы стаканга тыгып юешлибез һәм очын буяуга манабыз. Аннан соң пумаланы сөлге контурының сул ягына куябыз һәм уңга таба сызык сызабыз. Мондый сызыкларны төрле төсләрдән сызарга була. Башка төс кулланыр алдыннан пумаланы сулы стаканга тыгып яхшылап юарга кирәклеген истә тотабыз.
Тәрбияче балаларга ярдәм итә, аларны тырышлыклары өчен мактый. Эш барышында төз утыруларына игътибар итә. Сөлгеләр әзер булгач, тәрбияче әти-әниләр өчен сөлгеләр күргәзмәсе оештырачаклары турында әйтә.