Аумас курчак
Информация
Бурычлар
Эш барышына карата кызыксыну үстерү.
Башкарган эшкә шатлана белү хисе тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, тыңлагыз әле, бер шигырь укыйм.
Аумас курчак кунакка килгән,
Кызыл күлмәген өстенә кигән.
Йокла дип аны әгәр яткырсам,
Һич ята белми, торып утыра.
Тәрбияче:
– Балалар, нинди уенчык турында иде бу шигырь? Әйе, бу – аумас курчак. Карагыз әле, аны чынлап та яткырып булмый, тора да утыра. Камилә, син яткырып кара әле курчакны, бәлки, синнән булыр. Юк шул, булмый яткырып. Шуңа күрә аның исеме дә аумас курчак инде.
Тәрбияче, катыргыдан киселгән түгәрәкләрне өстәлгә куеп, курчакны төзеп күрсәтә. Балалардан курчакның башы, гәүдәсе, куллары кайда булуын сорый. Аннан соң түгәрәкләрне бутый һәм «ватылган» курчакны балалардан төзеттерә.
Динамик пауза. «Тубым».
Минем тубым бигрәк җитез, |
Урында йөгерәләр, |
Матур итеп сикерә. |
сикерәләр, |
Әгәр тотып өлгермәсәң, |
кулларын алга сузалар, |
Әллә кая йөгерә. |
урында йөгерәләр. |
Тәрбияче:
– Аумас курчакның үзенә генә күңелсез. Әйдәгез, аңа дуслар ясыйбыз!
Балалар өстәл артларына утыралар. Аларның алларында ике кечкенә, бер уртача һәм бер зур пластилин кисәкләре салынган тәлинкәләр.
Тәрбияче:
– Бу кисәкләрне ике уч төбендә тәгәрәтеп шарчыклар ясыйбыз. Уртача зурлыктагы шарчыкны – зурысына, ә ике кечкенә шарчыкны зур түгәрәкнең ике ягына беркетеп куябыз. Менә безнең шундый аумас курчак килеп чыгарга тиеш.
Тәрбияче эш барышын карап йөри, балаларга ярдәм итә, тырышлыклары өчен мактый.