Тәрбияче төркемгә таушалган киемле курчак алып керә.

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле, безнең Айсылуга ни булган соң?

Айсылу (еламсырап):

– Яраткан күлмәгем ертылды. Әнием миңа кибеттән яңаны да алды, ләкин ул миңа никтер ошамый (елый).

Тәрбияче:

– Айсылу, елама, без сиңа ярдәм итәрбез. Балалар, әйдәгез, бүген Айсылуга яңа күлмәк бизибез!

Балалар:

– Әйдәгез!

Динамик пауза.

Бигрәк шаян курчак син!

Кулларын алга сузалар,

Тик тормыйсың бер дә син!

имән бармак белән яныйлар,

Чүгәлисең, торасың,

чүгәлиләр, торалар,

Башларыңны борасың

башларын як-якка боралар,

Һәм сикерә башлыйсың.

сикерәләр.

Балалар урыннарына утыра, тәрбияче эш эзлеклелеген аңлата.

Тәрбияче:

– Балалар, сезнең алдыгызда күлмәк рәсемнәре. Алар чәчәкләр белән бизәлгән. Чәчәкләрнең исеме – лалә. Әмма чәчәкләр төссез. Әйдәгез, аларны буяулар белән буяп матурлыйк! Пумаланы уң кулга алабыз, сулы савытка тыгып кылларын юешлибез һәм очын буяуга манабыз. Икенче кул белән рәсемне тотып торабыз. Пумаланың очы белән чәчәк контурыннан чыкмыйча, җайлап кына буйыйбыз.

Балалар тәрбияче ярдәме белән эшләрне тәмамлыйлар, пумалаларны юып алып куялар.

Айсылу:

– Рәхмәт сезгә, балалар. Миңа бу күлмәкләр бик ошый.

Айсылу саубуллашып чыгып китә.