Миләш тәлгәшләре
Информация
Бурычлар
Сынлы сәнгать эшчәнлегенә тотрыклы кызыксыну формалаштыру.
Коммуникатив тәртип күнекмәләрен ныгыту.
Игътибарлылыкны үстерү.
Кышлаучы кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче песнәк уенчыгы алып керә, балаларга күрсәтә.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле минем кулымда нәрсә бар? Бу – кош, аның исеме песнәк. Кыш җиткәч, песнәкләргә ризык табуы кыенлаша һәм алар кеше яши торган җирләргә очып килә. Кешеләр җимлеккә ипи валчыклары, ярмалар салып, аларны сыйлыйлар. Песнәкләр тагын миләшләрне яратып ашый. Әйдәгез, без дә бүген кунагыбызны миләш белән сыйлыйк.
Тәрбияче балаларга җимлек, миләш рәсемнәрен күрсәтә.
Динамик пауза. «Кошлар» уены
Ояда утырган кошлар |
Чүгәлиләр, |
Як-якка карандылар. |
башларын як-якка боралар, |
Канатларын җәеп, алар |
як-якка таралышалар, |
Очтылар. Арыдылар |
кулларын селкиләр, |
Һәм ояга кайттылар. |
тезләргә чүгәлиләр. |
Балалар, өстәл янына килеп, урыннарына утыралар.
Тәрбияче:
– Балалар, сезнең алдыгызда миләш тәлгәше ясалган кәгазьләр, әмма аның миләшләре юк, шулай бит. Әйдәгез, без сезнең белән җимешләрен ясап куйыйк.
Мамыклы таякчыкны уң кулга алабыз һәм буяуга манабыз. Миләш нинди төстә? Дөрес, кызыл төстә. Буяулы таякчык белән тәлгәшләргә төрткәләп миләшләр ясыйбыз.
Афәрин, балалар, менә күпме миләшләр барлыкка килде! Хәзер безнең кунагыбыз миләшне авыз итеп карый ала. Рәхим итеп сыйлан, Песнәк! Песнәкне сыйлыйлар. Песнәк балаларны мактый, рәхмәт әйтә һәм чыгып китә.