Курчакларга конфетлар.
Информация
Бурычлар
Шарларны озынча формага китерү ысулы белән таныштыру.
Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүне.
Әвәләүгә карата кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, мине бүген кунакка чакырдылар. Кунакка барганда буш кул белән бармыйлар, шуңа күрә конфетлар алдым. Ә сез кунакка барганда күчтәнәчкә ниләр алып барасыз?
Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.
Тәрбияче:
– Минем конфетлар өчен менә мондый матур тартмам да бар әле. Әйдәгез, без бу тартмага курчакларыбыз өчен матур конфетлар ясап куябыз, аларны да сыйлыйк. Конфетларны ясар алдыннан, бераз ял итеп алыйк.
Динамик пауза.
Бергәләп басыйк әле, |
Кулга-кул тотынып, |
Түгәрәк ясыйк әле. |
түгәрәк ясап басалар, |
Менә нинди түгәрәк, |
уртага таба киләләр, |
Бик кечкенә түгәрәк. |
|
Кулны-кулга тотабыз, |
артка чигенәләр, |
Артка таба барабыз. |
|
Менә нинди түгәрәк, |
ике кулны өскә күтәрәләр, |
Бигрәк зур түгәрәк. |
|
Түгәрәктә йөрибез, |
бер урында атлап торалар, |
Тыпыр-тыпыр биибез. |
тыпырдыйлар. |
Тәрбияче балалар белән өстәл янына утыра, эш барышын аңлата.
Тәрбияче:
– Ике уч төбе арасында түгәрәк хәрәкәтләр ясап пластилин кисәгеннән кечкенә шарчыклар әвәлибез. Килеп чыккан шарчыкны, шулай ук уч төпләрендә туры хәрәкәтләр ясап, тәгәрәтеп озынча формага китерәбез. Хәзер инде әзер конфетларны тартмага тезәбез.
Тәрбияче эш барышын карап йөри, балаларга ярдәм итә, тырышлыклары өчен мактый. Килеп чыккан конфетларны тартмага тезә.