Конфеттиләр.
Информация
Бурычлар
Рәсем ясау эшчәнлегенә эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру һәм нәтиҗәне күрергә өйрәтү.
Балаларның фантазияләрен үстерү.
Рәсем ясау эшчәнлегенә кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче төркем бүлмәсенә клоун уенчыгы алып керә.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, мин бүген бакчага килгәндә кемне очраттым. Ә сез аны таныдыгызмы?
Балалар:
– Әйе, бу клоун!
Тәрбияче:
– Балалар, күрәсезме, клоун бик борчулы. Аның тиздән циркта чыгыш ясыйсы бар, ә ул үзенең конфеттиларын югалткан. Сез күрмәдегезме аның конфеттиларын? Без сезнең белән конфеттиның нәрсә икәнен беләбез бит, шулаймы? Чыршы бәйрәмендә аларны безгә Кар кызы бүләк иткән иде, хәтерлисезме? Миндә аларның рәсеме дә бар әле, карагыз. Исегезгә төштеме?
Тәрбияче (клоунга эндәшә):
– Клоун, син борчылма, без балалар белән конфеттиларны үзебез сиңа ясап бирә алабыз. Шулай бит, балалар?
Динамик пауза.
Безгә клоун килде, |
Кулларны ике якка җәеп күрсәтәләр, |
Башта уңга бөгелде, |
уңга иеләләр, |
Сул якка да бөгелде. |
сулга иеләләр, |
Алга таба иелде, |
алга таба иеләләр, |
Баш иеп сәлам бирде. |
басып, башларын селкиләр. |
Балалар өстәл янына киләләр, үз урыннарына утыралар. Алар алдында – альбом бите һәм буяулар салынган тәлинкәләр. Тәрбияче эш тәртибен аңлата, күрсәтә.
ТәрбиячеСезнең алдыгызда ак кәгазь битләре, безгә шунда конфеттилар ясарга кирәк. Аларны ясау өчен имән бармакны буяуга манып алабыз һәм ак кәгазьгә бармак белән басып түгәрәк төшерәбез. Башта бер төс белән эшлибез. Аннан соң бармагыбызны дымлы салфетка белән сөртеп алабыз да икенче төс белән эшебезне дәвам итәбез.
Балалар рәсем ясаганда, тәрбияче аларның эшләүләрен күзәтә, авырсынган балаларга ярдәм итә. Ясап бетергәч, балалар рәсемнәрен клоунга бирәләр. Клоун рәхмәт әйтә һәм саубуллашып чыгып китә.