Тәрбияче балаларны үз янына чакыра. Ул кулына матур бизәлгән тартма тоткан.

Тәрбияче:

– Балалар, мин сезгә бүген бу тартмага салып бик матур уенчык алып килгән идем, әйдәгез, аны бергәләп карыйк әле (тартманы ачалар). Ай-яй, юлда килгәндә уенчыгым таралган бит! Бу уенчык пирамида иде. Әйдәгез, бергәләп бу пирамиданы төзик һәм үзебезгә яңа төсле уенчыклар ясыйк.

Балалар белән пирамиданы җыйганда төсләр турында белемнәрен ныгыталар.

Тәрбияче:

– Балалар, хәзер сез пирамиданы җыя беләсез, шуңа күрә үзебез дә пластилиннан пирамидалар ясап карыйк. Эшкә керешкәнче ял итеп алыйк.

Динамик пауза.

Без аяклар белән – тып-тып,

аяклар белән тыпырдыйлар,

Без куллар белән – чәп-чәп.

куллар белән чәбәклиләр,

Без күзләр белән – миг-миг,

күзләрне йомалар, ачалар,

Без җилкәләр белән – чик-чик.

җилкәне күтәреп, төшерәләр.

Балалар өстәл янына утыралар.

Тәрбияче:

– Балалар, һәрберегезнең алдында төсле пластилин кисәге. Сез шул кисәктән пирамиданың бер өлешен эшлисез. Ике уч төбе арасында пластилиннан шарчык әвәлибез, баш бармак һәм имән бармак белән шарчыкны кысабыз. Килеп чыккан өлешләрне берләштереп пирамида җыябыз.

Тәрбияче балаларның эшләүләрен карап йөри, мактый. Балалар белән бергә өлешләрне берләштереп, яңа пирамидалар җыялар.