Калачлар
Информация
Бурычлар
Карандашны дөрес тота белүне ныгыту.
Эстетик зәвыкны, фантазияне, күзаллауны үстерү.
Рәсем ясауга кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче төркемгә калач муляжы алып керә һәм Зилә исемле курчакның туган көне икәнлеген әйтә.
Тәрбияче:
– Балалар, бүген Зилә исемле курчакның туган көне һәм мин аңа ак калач алып килдем. Элекке вакытларда бу ризыкны бәйрәмнәрдә генә пешергәннәр. Башкача әйткәндә калач ул – ак ипи. Гадәттә, ул түгәрәк була. Ә сезнең калач ашаганыгыз бармы? Тәмле буламы калачлар? (Балаларның җаваплары тыңлана). Әйдәгез, курчакларыбызны калач белән сыйлыйк әле бүген! Алар калач белән чәй эчкән арада, без сезнең белән калачның рәсемен дә ясап алырбыз.
Динамик пауза. «Ак калач» уены.
Тәрбияче балалар белән түгәрәккә басалар һәм «Ак калач» җырын җырлыйлар. Балалар өстәлләр артына урыннарына утыралар.
Тәрбияче:
– Рәсемне без карандашлар белән ясыйбыз. Карандашны уң кулга алабыз, сул кул белән кәгазь битен тотабыз. Карандашның очлы башы яза, матур язсын өчен, аңа каты басмаска кирәк. Калач ясар өчен, карандашның очын кәгазь битенә куябыз һәм сулдан уңга таба, кулны кәгазьдән алмыйча, түгәрәк ясыйбыз. Килеп чыккан калачны бизәргә дә мөмкин.
Тәрбияче балаларга ярдәм итә, карандашны дөрес тотуларына игътибар итә.
Тәрбияче:
– Нинди матур рәсемнәр килеп чыкты, балалар, Афәрин! Сез чын рәссамнар кебек калачны сурәтләгәнсез. Бу калачны без Зиләгә бирик, ә рәсемнәрдән күргәзмә ясыйк.