Доктор Айболитка булышабыз...
Информация
Бурычлар
Балаларның зиһенгә алуын үстерү, сенсорик тәҗрибәсен баету.
Башкаларга булышу, ярдәм итү теләге тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Ишек шакыган тавыш ишетелә һәм төркемгә ак халат кигән табиб керә.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, безгә кунак килде, сез аны таныдыгызмы?
Доктор Айболит:
– Мин бит гади табиб кына түгел, мин хайваннар табибы. Исемем Айболит була. Мин көн саен бик күп хайваннарны дәвалыйм. Ә бүген миңа аю үзенең балаларын алып килде, аларга салкын тигән. Тик аю балаларын дәваларга даруларым беткән икән, даруханәгә барып йөрергә өлгермим. Бу бакчада бик ярдәмчел балалар бар дип ишеткән идем, бәлки сез миңа ярдәм итәрсез?Тәрбияче:
– Балалар, ярдәм итәбезме Айболитка? Без балалар белән витаминнар ясаганыбыз бар. Әйдәгез, бүген дарулар да ясап карыйк, балалар!
Доктор Айболит:
– Рәхмәт сезгә, нәни дусларым! Сезнең ярдәмегез белән мин аю балаларын һәм башка хайваннарны да дәвалый алырмын.
Айболит балаларга ял итеп алырга тәкъдим итә.
Динамик пауза.
Әй рәхәт, салкын тышта! |
Урында сикергәлиләр, |
Өйгә керәсе килми. |
башларын як-якка селкиләр, |
Кулларны без ышкыйбыз, |
кулларны ышкыйлар, |
Аннан соң чәбәклибез. |
кулларны чәбәклиләр |
Тәрбияче балаларны үз урыннарына утырырга чакыра.
Тәрбияче:
– Балалар, хәзер ике уч төбе арасында пластилин кисәгеннән кечкенә шарчыклар әвәлибез. Баш һәм имән бармаклар ярдәмендә шарчыкларны кысабыз.
Тәрбияче һәм Доктор Айболит балалар арасында йөриләр, тырышлыклары өчен аларны мактыйлар, ярдәм итәләр.
Доктор Айболит («дарулар» салынган тәлинкәне кулына алып):
– Рәхмәт сезгә, балалар. Миңа китәргә вакыт инде, мине аю балалары көтеп тора. Сау булыгыз, авырмагыз!