Тәрбияче балаларга кәрзин белән җеп йомгаклары күрсәтә.

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле мин нәрсә алып килдем. Сез боларның нәрсә икәнен беләсезме? Бик дөрес җавап бирдегез, бу – җепләр. Алар белән нәрсә эшләп була? Менә мондый җепләр белән оекбаш бәйләп була, чөнки ул калын һәм җылы. Ә менә бу юка җепләрдән тукыма ясыйлар, ә тукымадан без кия торган күлмәкләр, чалбарлар тегәләр. Бер йомгак сүтелеп киткән, әйдәгез, аны кире чорнап куйыйк. Булды, бу йомгакны чорнадык. Ә сезнең үз йомгагыгызны чорныйсы киләме?

Балалар җавап биргәч, тәрбияче аларга төсле йомгаклар ясарга тәкъдим итә.

Динамик пауза.

Бигрәк матур йомгаклар!

баш бармакларын өскә күтәрәләр,

Төсле, йомшак йомгаклар.

үзләрен кочаклыйлар,

Кайсы кызыл, кайсы ал:

бармакларын бөгәләр,

Теләгәнеңне сайлап ал.

җилкәләрен селкетәләр

Балалар өстәл янына килеп утыралар, тәрбияче эш эзлеклелеген аңлата.

Тәрбияче:

– Без төрле төстәге йомгакларны буяулар һәм пумала ярдәмендә ясыйбыз. Пумаланың очын буяуга манып алабыз. Кәгазь битенең уртасына нокта куябыз һәм шул ноктадан пумаланы аермыйча, әйләнмәле хәрәкәтләр ясап, йомгакны «чорныйбыз». Безнең йомгак шулай зурайганнан зурая бара. Менә шундый серле һәм матур йомгаклар килеп чыга.

Тәрбияче балаларга ярдәм итә, авырсынган балаларга эш эзлеклелеген яңадан аңлата.

Тәрбияче:

– Афәрин, үскәннәрем, нинди матур йомгаклар килеп чыкты! Әйдәгез, бу матур йомгаклардан әти-әниләребез өчен күргәзмә ясыйбыз.