Тиенгә чикләвек (күмәк эш).
Информация
Бурычлар
Пластилиннан вак кисәкләр бүлеп алырга һәм әйләнмәле хәрәкәтләр белән шар әвәләргә өйрәтүне дәвам итү.
Әвәләнгән фигуралардан күмәк композиция төзү күнекмәсе бирү.
Кул чукларының вак моторикасын үстерү.
Күмәк эшчәнлекнең нәтиҗәсен күреп, шатлану хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Балалар урындыкларда утыралар. Тәрбияче өстәлендәге телефон шалтырый. Тәрбияче телефонны ала, сөйләшә.
Тиен (телефонда тавыш):
– Исәнмесез, балалар. Сезгә урмандагы якын дустыгыз – Тиен шалтырата. Миңа сезнең ярдәмегез бик кирәк: кышка җыйган чикләвекләрем бетеп китте. Сезне урманда яшәүче барлык хайваннар мактый, бик ярдәмчел балалар, диләр. Сез миңа чикләвекләр җибәрә алмассызмы икән?
Тәрбияче:
– Исәнме, Тиенкәй. Без сиңа бик рәхәтләнеп ярдәм итәрбез. Тиз арада чикләвекләрне ясап җибәрербез.
Тәрбияче телефон трубкасын куя. Экранда тиен рәсеме, аның агачтагы куышы, чикләвекләр сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтелә. Тәрбияче алар турында сөйли.
Әнәс Кариның «Тиен» шигырен укый:
Урманда бер зур койрыклы
Җитез тиен,
Агач башларында яши
Кышын-җәен.
Агачлардан агачларга
Сикереп үтә,
Чикләвекләр ашап шунда
Гомер итә.
Әнәс Кари
Динамик пауза. «Тиен».
Агач башындагы тиен |
Кулларын өскә күтәрәләр, |
Сикерергә ярата. |
бер урында сикерәләр, |
Гөмбә, чикләвекләр ашый, |
як-якка карыйлар, |
Сызгырса, урман яңгырата. |
кулларын як-якка җәяләр |
Тәрбияче:
– Балалар, ә хәзер эшкә керешик инде. Тиенгә чикләвекләр ясыйк, ул көтеп торадыр. Чикләвекләр зурмы, кечкенәме? (Кечкенә.) Әйе, чикләвекләр кечкенә, вак. Шуңа да зур пластилин кисәгеннән кечкенә кисәкләр бүлеп алырга кирәк. Бүлеп алынган пластилин кисәкләреннән баш һәм имән бармаклар белән шарчыклар әвәлибез.
Балалар чикләвекләр әвәлиләр. Ясалган чикләвекләрне матур бизәлешле тартмага салалар.
Тәрбияче:
– Балалар, хәзер тартманы хат ташучыга бирәм, ул аны Тиенгә тапшырыр. Рәхмәт сезгә, акыллыларым.