Тәрбияче балаларны тәрәзә янына чакыра. Кар яву күренешен күзәтәләр.

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле, урамда нинди матур! Бөтен җирдә ап-ак кар ята. Җил кар бөртекләрен һавада очыртып йөри дә әкрен генә җиргә төшерә. Искә төшерик әле: кар бөртекләре нинди?

Балалар:

– Салкын.

– Йомшак.

– Матур.

Тәрбияче:

– Әйе, кар бөртекләре бик матур! Алар төрле-төрле! Без дә бүген сезнең белән һавада очучы кар бөртекләре ясарбыз. Әйдәгез, кар бөртекләре булып уйнап алабыз.

Динамик пауза. «Без – карлар» уены

Без – карлар, очабыз,

Балалар бер урында әйләнәләр,

Һәр җиргә кунабыз.

йөгерәләр,

Җил тынган арада

туктыйлар,

Ял итеп алабыз.

чүгәлиләр

Уен тәмамлангач, балалар үз урыннарына утыралар. Тәрбияче мамыклы таякчыклар белән эшләү алымын аңлата.

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле, сезнең алдыгызда яткан кәгазьләр нинди төстә? (Зәңгәр.) Зәңгәр төс – һава төсе. Ә буяулар нинди? (Ак.) Без зәңгәр һавада ак төс белән нәрсә ясыйбыз? (Кар бөртекләре.) Дөрес. Без бүген рәсемне мамыклы таякчыклар белән ясаячакбыз. Мамыклы таякчыкны уң кулга алабыз, юешлибез һәм ак буяуга манабыз. Таякчыкны кәгазь өстенә бастырып куеп, таплар ясыйбыз. Рәхмәт сезгә, акыллыларым.