Төлке өчен юл.
Информация
Бурычлар
Ике уч арасында таяк әвәләргә һәм аны бармаклар белән сыларга өйрәтү.
Кулларның вак моторикасын үстерү.
Башкаларга булышасы килү теләге, шәфкатьлелек тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Балалар урындыкларда утырып торалар. Елаган тавыш ишетелә. Тәрбияче шкаф артына яшерелгән төлке уенчыгын алып килә.
Тәрбияче:
– Исәнме, Төлке. Ни булды сиңа? Ник елыйсың?
Төлке (еламсырап):
– Исәнмесез, балалар. Бүген төнлә бик күп кар яуды һәм барлык юлларны каплады. Мин өемә кайта алмыйча калдым. Нишләргә дә белмим. Миңа ярдәм итегез әле, зинһар.
Тәрбияче:
– Төлке, син бер дә борчылма. Без балалар белән сиңа булышырга әзер. Төлкегә ничек ярдәм итеп була?
Балаларның җаваплары тыңлана. Тәрбияче балаларга төрле юл рәсемнәре күрсәтә. Машиналар, кешеләр йөри торган юллар, урмандагы сукмаклар турында сөйли.
Юл ясау өчен пластилинны ике уч төбендә турыга тәгәрәтеп таяк әвәләргә кирәклеген ачыклыйлар.
Тәрбияче балаларны өстәлләр янына чакыра. Эш башлар алдыннан балаларга кулларын җылытып алырга тәкъдим итә.
Бармаклар өчен күнегү.
Бармаклар юлга басты, |
Балалар ике кулның да |
Тиз-тиз генә йөгерде. |
урта һәм имән бармаклары |
Тигез юлдан йөгерүе |
белән өстәл өстеннән |
Бармакларга күңелле. |
«йөгерәләр». |
Тәрбияче:
– Балалар, ә хәзер таякчыкларны һавада әвәләп карыйк. Афәрин, булдырдыгыз. Пластилинны да ике уч төбе арасында туры хәрәкәтләр ясап әвәлибез. Таяк барлыкка килә. Таякны кәгазь битендә төлке өненең каршы ягына куябыз һәм имән бармак белән бер башын басып беркетәбез. Таякны төлке өненә таба бармак белән сылап барабыз – юл ясыйбыз. Юл озынрак булсын өчен, пластилинны катырак басып сыларга кирәк. Хәзер пластилинны алып, эшкә керешсәк тә була.
Тәрбияче эш барышында балаларга пластилинны бармак бите белән сыларга (тырнак белән тырнамаска) кирәклеген искәртә.
Тәрбияче:
– Төлке, кара әле, балалар синең өчен нинди матур, озын юллар ясадылар. Хәзер шушы юллар буйлап син өеңә кайта аласын.
Төлке:
– Рәхмәт сезгә, балалар, мине сөендергәнегез өчен рәхмәт. Хәзер инде мин өемә кайтып җитәрмен. Сау булыгыз.