Җил исә.
Информация
Бурычлар
Пумаланы дөрес тотып, сулдан уңга таба туры һәм дулкынлы сызыклар сызарга өйрәтүне дәвам итү. Пумаланың очы белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.
Әйләнә-тирә дөньяны эстетик кабул итүне үстерү.
Табигать күренешләренә соклану хисе тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Бүлмәдә (аудиоязмада) җил тавышы ишетелә.
Тәрбияче:
– Балалар, тыңлап карагыз әле, бу нәрсә тавышы? Беләсезме, җил көчле искәндә, әнә шундый тавыш ишетелә. Без җилне күрәбезме? Юк, билгеле. Әмма без җилнең агачларны селкеткәнен, яфракларны очыртканын күрә алабыз. Әйдәгез, тәрәзә янына килик әле. Бүген җил бармы икән? Ничек уйлыйсыз, көн җиллеме? Әйе, көн җилле. Әнә ничек агач башларын селкетә! Димәк, көчле җил исә. Ә җилне тотып карап буламы? (Юк.), Ләкин без җилне сизәбез. Җил искәндә безгә салкын булып китә. Әйдәгез, без сезнең белән җилне ясап карыйк.
Экранда җил күренешләре (кар бөртекләре оча, агач башлары селкенә, яфраклар коела) сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтелә. Тәрбияче алар турында сөйли.
Динамик пауза. «Җилдән курыкмыйбыз».
Тышта көчле җил исә, |
Кулларын өскә күтәрәләр, |
Карларны ул очырта. |
як-якка селкиләр, |
Без җилдән курыкмыйбыз, |
башларын як-якка боралар, |
Рәхәтләнеп уйныйбыз. |
баш бармакларын өскә күтәрәләр. |
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, урыннарга утырыйк та җилне альбом битләрендә ясап карыйк. Пумаланы уң кулга дөрес итеп тотабыз, суга манып алабыз. Зәңгәр төстәге буяуны пумаланың кылларына җыябыз. Кәгазь битен сул кул белән тотабыз. Пумаланың очын кәгазь битенең сул ягына куябыз да сулдан уңга таба озын сызык сызабыз. Тагын зәңгәр буяу җыябыз һәм икенче – дулкынлы сызык сызабыз.
Тәрбияче эш барышында пумаланың очы белән генә ясарга кирәклеген искәртеп тора. Авырсынган балаларга ярдәм итә.