Кар бабай.
Информация
Бурычлар
Әвәләнгән кисәкләрне тоташтырып, бер предмет ясарга өйрәтү.
Балаларның игътибарын, аңга алуларын, кызыксынучанлыкларын үстерү.
Башкарган эшкә шатлана белү хисе тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче (балаларга хат күрсәтә):
– Балалар, бүген безгә хат ташучы хат калдырды. Бу хатны кем язган дип уйлыйсыз? Әйдәгез, хатны ачыйк һәм укып карыйк:
«Исәнмесез, кадерле балалар. Сезне якынлашып килгән Яңа ел белән котлыйм. Сезгә бу хатны Кыш бабайның булышчысы Кар бабай яза. Мин Кыш бабайга булышам: аңа балалар язган хатларны тапшырам. Бу елны балалар шундый күп хатлар язганнар, мин аларны Кыш бабайга илтеп өлгерә алмыйм, үзем генә җитешмим. Сез миңа булыша алмассызмы? Минем шикелле ярдәмче Кар бабайлар ясап бирегез әле, зинһар. Алдан олы рәхмәтләремне җиткерәм».
Тәрбияче:
– Балалар, Кар бабай ярдәм сорый, аңа булышабызмы? Без кичә урамда Кар бабай ясаган идек. Әйдәгез, искә төшерик әле: ул нинди өлешләрдән тора? Аның нәрсәләре бар?
Экранда Кар бабай рәсеме күрсәтелә. Кар бабайның нинди өлешләрдән торуын, аларны ничек тоташтырырга кирәклеген ачыклыйлар.
Динамик пауза. «Кар бабай»
Кичә урамга чыккач, |
Атлап баралар, |
Әвәләдек Кар бабай. |
иеләләр, алга баралар, |
Бор(ы)нын ясадык кишердән, |
борыннарын тоталар, |
Ә күзләрен – күмердән. |
күзләрен йомалар, |
Кулына таяк тоттырдык, |
уң кулларын алга сузалар, |
Куанып карап тордык. |
кул чабалар |
Балалар өстәлләр артына утыралар. Бергәләп эшнең эзлеклелеге турында сөйләшәләр.
Тәрбияче:
– Ак пластилин кисәген алып, бер кулның учына салабыз, ә икенче кул белән аны каплыйбыз. Түгәрәк хәрәкәтләр ясап шар әвәлибез. Шарны читкә алып куеп торабыз. Икенче – кечерәк шар әвәлибез. Бу Кар бабайның башы була. Кечерәк йомарламны зурысы өстенә куябыз. Башына «чиләк» киертәбез.
Тәрбияче балаларга ярдәм итә. Тырышлыклары өчен аларны мактый.
Тәрбияче:
– Карагыз әле, күпме булышчы кар бабайлар ясадык! Булдырдыгыз, балалар. Без аларны урамдагы Кар бабай янына алып чыгарбыз. Булышчылары артканга әй сөенер Кар бабай! Афәрин, акыллыларым.