Тәрбияче балаларның игътибарын бүлмәдәге бизәлгән чыршыга юнәлтә. Чыршыга эленгән уенчыклар, шарлар, чыршының утлары турында әңгәмә кора. Җыр тыңлыйлар. («Чыршы янында», Г. Гәрәева сүзләре һәм музыкасы: 16 нчы трек, «Туган телдә сөйләшәбез», 2–3 яшь. Кулланма өчен аудиокушымта).

Шулвакыт бүлмәгә Шаян белән Наян керәләр, балалар белән исәнләшәләр

Куян балалары:

– Исәнмесез, дуслар. Кәефләрегез ничек? Бүлмәгезгә бигрәк матур чыршы куйгансыз! Уенчыклары да бик күп! Барысы да матурлар! Без дә бәйрәмгә өебездә чыршы куймакчы идек, әмма аны ничек бизәргә белмибез. Ниндидер серлелек җитми...

Тәрбияче:

– Беләсезме, Куянкайлар, бәлки чыршыгызны менә шундый утлар белән бизәрсез (чыршының утларын кабыза).

Куян балалары:

– Мондый утлар ошый безгә! Алар, дөрестән дә, серле булып күренәләр.

Тәрбияче:

– Телисезме, шундый утларны без сезгә дә ясап бирәбез?

Куян балалары:

– Без сезгә бик рәхмәтле булыр идек.

Динамик пауза. «Чыршы утлары»

Җем-җем килә серле утлар,

Бармакларын йодрыкка җыялар, ачалар

Шатланыша балалар.

кул чабалар,

Тиздән Кыш бабай килер,

бер урында атлыйлар,

Бүләкләр алып килер.

кулларын алга сузалар

Тәрбияче балаларны өстәлләр янына чакыра. Эш эзлеклелеген аңлата.

Тәрбияче:

– Балалар, сезнең алдыгызда серле утларның чыбыгы ясалган альбом битләре. Без сезнең белән шул битләрдә серле утлар ясарбыз. Күргәнегезчә, өстәлдә пумалалар юк. Димәк, рәсемне бармаклар белән ясаячакбыз. Әйтегез әле, алдыгызда нинди буяулар бар?

Балалар:

– Сары.

– Кызыл.

– Зәңгәр.

Тәрбияче:

– Имән бармакны суга манып аласыз һәм үзегезгә охшаган төстәге буяуны бармакка җыясыз. Аннан соң бармакны сызыкка туры китереп, басып алабыз. Шулай ук башка төстәге буяуларны да кулланабыз.

Балалар альбом битләрендә бармаклары белән утлар ясыйлар. Аннары аларны мольбертка урнаштыралар.

Тәрбияче:

– Менә нинди матур утлар (гирляндалар) барлыкка килде! Сез бик тырыш балалар.

Куян балалары:

Рәхмәт сезгә, балалар. Без шундый утлар турында хыялланган идек. Рәхмәт сезгә! Без өебезне бизәргә ашыгыйк инде, сау булыгыз.

Шөгыль ахырында Ә. Ерикәйнең «Чыршы» шигырен сөйләргә мөмкин.

Төрле-төрле утлар яна,

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

Чыршыдагы җем-җем утлар

Сүнәләр дә яналар.

Без җырлыйбыз, шатланабыз,

Без – бәхетле балалар.