Тәрбияче балалар белән аларның туган көннәре турында әңгәмә кора: бәйрәмгә кемнәр килә? Нинди уеннар уйныйсыз? Әниегез ниләр пешерә? Экранда бәйрәм өстәле артында утыручы балалар рәсеме күрсәтелә. Тәрбияче рәсем буенча сөйләшү үткәрә:

– Балалар, бу матур күлмәкле кызның исеме Фәридә. Бүген аның туган көне. Бәйрәм итәргә аның янына дуслары килгән. Фәридәнең әнисе туган көн хөрмәтенә тәмле торт, печеньеләр пешергән, өстәлгә конфетлар куйган.

Балалар, әйдәгез, күз алдына китерик: бүген сезнең туган көнегез, ди. Сез кунакка килгән дусларыгызны ниләр белән сыйлар идегез? Өстәлгә ниләр куярга була?

Балалар:

– Мин печенье куям.

– Кабартма куярга була.

– Әни коймак пешерә.

– Алмалар куябыз һ.б.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, балалар, без бүген сезнең белән дуслар өчен сый-күчтәнәчләр әвәлибез. Кем нәрсә белән дустын сыйларга тели, шуны әвәли, килештекме?

Динамик пауза. «Коймаклар» уены

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:

Ямьле бәйрәм көн иде,

Кулларны өскә күтәрү,

Чакырдык без кунаклар.

куллары белән чакыру хәрәкәтләре,

Кунакларны сыйларга

кулларны алга сузу,

Салдык майлы коймаклар.

уң кул белән болгату хәрәкәтләре,

Пеште инде коймаклар.

кулларны алга сузу,

Сыйландылар кунаклар.

кул чабу.

Балалар өстәлләр артына утыралар. Бергәләп ике уч арасында тәгәрәтеп шарлар, таяклар әвәләү ысулларын искә төшерәләр. әвәләү ысулларын һавада ясап күрсәтәләр. Тәрбияче эш барышында кемнең нәрсә әвәләве турында сораша. Тырышлыклары өчен балаларны мактый.

Искәрмә! Шөгыль ахырында М. Мазуновның «Кунак көтәләр» шигырен сөйләргә мөмкин.