Бияләй бизибез.
Информация
Бурычлар
Рәсем ясаганда, гәүдәне дөрес тоту күнекмәләрен (кәгазь битенә нык иелмәү, буш (сул) кул белән кәгазьне тотып тору) формалаштыру.
Балаларның игътибарын, хәтерен үстерү.
Рәсем ясауга карата кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Ишек шакыган тавыш ишетелә. Бүлмәгә балаларга таныш куян баласы Наян керә.
Наян:
– Исәнмесез, дусларым. Яхшы кәеф телим сезгә. Ә үземнең кәефем бик үк әйбәт түгел әле. Урманда уйнап йөргәндә бер бияләемне югалттым. Дәү әнием күптән түгел генә бәйләп биргән иде аларны. (Кулындагы бияләен күрсәтә.) Менә шундый матур бияләй иде ул! Бияләемне югалткан өчен әнием орышыр дип борчылам.
Тәрбияче:
– Ә син бер дә борчылма, Наян. Без бүген менә шундый бияләйләр (бияләй шаблонын күрсәтә) бизәргә җыенган идек. Бик рәхәтләнеп сиңа ул бияләйләрне бүләк итәрбез.
Динамик пауза. «Салкын кыш».
Ап-ак тун киеп кыш килде, |
Кулларын өскә күтәреп, |
Җиргә салкын кар ява. |
як-якка чайкыйлар, |
Ә без кидек бияләй, туннар, |
кулларын әкрен генә аска төшерәләр, |
Куркытмый салкын һава. |
кулларын алга сузалар |
Тәрбияче балаларны өстәлләр янына чакыра. Аларның игътибарын бияләй шаблоннарына юнәлтә.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, сезнең алдыгызда бияләйләр ята. Әйдәгез, бияләйләрне Наянның сыңар бияләе кебек бизик. Моның өчен пумаланы суда чылатырга һәм аны үзең теләгән төскә манарга, пумала белән сулдан уңга таба туры сызык сызарга кирәк. Аннары, бераз ара калдырып, икенче сызыкны сызабыз. Сызыкларны берничә төс кулланып та сызарга мөмкин.
Афәрин, балалар! Бияләйләр бигрәк матур булдылар! Наян, сиңа ошыймы шундый бияләйләр? Рәхим итеп ал. Бияләйләр күп булды. Син аларны Шаянга һәм башка дусларыңа да бүләк итә аласың.
Наян:
– Зур рәхмәт, балалар. Сез бик тырыш, ярдәмчел! Мин дусларым янына чабыйм. Сау булыгыз.