Печенье
Информация
Бурычлар
Шарчыкларны уч төпләре арасында кысу ысулын кулланырга өйрәтү.
Игътибарлылыкны, хәтерне, фикерләүне үстерү.
Кунакчыллык сыйфатлары тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Экранда Айсылу исемле курчак рәсеме күрсәтелә. Тәрбияче бүген курчакның туган көне булуын әйтә.
Тәрбияче:
– Балалар, бүген Айсылуның туган көне. Ул безне кунакка чакырды. Барабызмы? Кунакка күчтәнәссез барып булмый. Нәрсә алып барырбыз икән? Әйдәгез, без аңа печеньеләр пешерик. Димәк, бүген без – пешекчеләр. Пешекченең киеме нинди булырга тиеш? Ул алдына алъяпкыч яба, башына яулык бәйли. Без каян алырбыз икән андый киемне? Карагыз әле, миндә бер тартма бар. Бу тартма гади генә түгел, тылсымлы тартма. Күрәсезме, аның сихерле таякчыгы да бар. Хәзер таякчыкны алабыз, селкибез һәм тылсымлы сүзләр әйтәбез: «Әфсен-төфсен! Бу тартмада пешекче киемнәре барлыкка килсен».
Сихри көй яңгырый. Тәрбияче тартманы ача һәм аннан яулыклар, алъяпкычлар ала.
Тәрбияче:
– Карагыз, бу тартма чыннан да тылсымлы. Әйдәгез, алъяпкычларны ябыйк, яулыкларны бәйлик. Менә хәзер чын пешекчеләр булдык! Әйдәгез, җырлый-җырлый эшлик әле.
Динамик пауза. «Туган көнгә күчтәнәч»
Курчакның туган көненә |
Кулларын алга сузалар, |
Пешерәбез печенье. |
камырны кулда |
Печенье тәмле булсын дип |
әвәләү хәрәкәтләре, |
Бик тырышабыз инде. |
иңбашларын сикертәләр, |
Әйе шул, шулай шул, |
тыпырдыйлар, |
Бик тырышабыз инде! |
кул чабалар |
Балалар өстәл янында үз урыннарын алалар. Тәрбияче эш эзлеклелеген аңлата.
Тәрбияче:
– Пластилинны бер кулның учына салабыз да икенче кулның учы белән каплыйбыз, түгәрәк хәрәкәтләр ясап шар әвәлибез. Хәзер шушы шарны бер кулның уч төбенә куябыз һәм икенчесе белән каплыйбыз да, яхшылап кысабыз. Аннары печенье өстенә бизәкләр ясыйбыз: карандашның очсыз башын печенье өстенә куябыз һәм җайлап кына басабыз. Карагыз әле, менә нинди матур печенье барлыкка килә!
Балалар печеньеләр ясыйлар. Эшләп бетергәч, печеньеләрне зур тәлинкәгә урнаштыралар. Тәрбияче аларны мактый.
– Менә инде Айсылуга күчтәнәчебез әзер. Балалар, шуны онытмагыз: кунакка күчтәнәч алып бару – игътибарлылык билгесе.
Шөгыль ахырында Р. Корбанның «Мин бәйрәмнәр яратам» шигырен укырга яисә «Ак калач» җырлы уенын уйнарга мөмкин.