Чыршы ботагы
Информация
Бурычлар
Карандашлар ярдәмендә кәгазьдә кыска сызыклар сызарга өйрәтү.
«Уң», «сул» төшенчәсен ныгыту.
Әйләнә-тирәдәге предметларны зиһенгә алуны үстерү.
Балаларда табигать белән кызыксынучанлык, эстетик зәвык тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Балалар урындыкларда утырып торалар. Аларның каршысында мольбертта песнәк рәсеме эленеп тора. Тәрбияче балаларга безнең якта кышлаучы кошлар, аларга кышын ризык табуы кыенлашуы турында сөйли. Балаларның игътибарын песнәкнең матур түшенә юнәлтә. Балалар сары сүзен берничә тапкыр кабатлыйлар. Бүлмәдәге сары әйберләрне табып, күрсәтәләр.
Балалар:
– Бу туп сары.
– Минем күлмәгем сары.
– Сары шакмак.
– Алиянең тасмасы сары һ.б.
Шулвакыт ишек шакыйлар. Тәрбияче ярдәмчесе керә, кулында уенчык песнәк һәм энәләрсез чыршы ботагы.
Песнәк (тәрбияче ярдәмчесе):
– Бүген мин җим эзләп йөргән вакытта бер гаҗәеп хәл күрдем. Балалар, чыршының ылыслары коелып беткән. Кичә төнлә бик көчле җил чыккан иде, мөгаен, шул җил бөтен ылысларны коеп бетергәндер. Сез чыршыга ярдәм итмәссезме икән? Әгәр сез чыршыга ылыслар ясасагыз, ул бик сөенер иде.
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, чыршыга булышыйк: аның ботакларын матур ылыслар белән бизик.
Экранда чыршы рәсеме күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Чыршы нинди төстә? Ылыслары нинди?
Динамик пауза. «Матур чыршы».
Безнең чыршы бик матур, |
Кулларын як-якка җәяләр, |
Безнең чыршы бик биек. |
аяк очларына басалар, |
Әнине дә уздыра, әтине дә уздыра, |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Тора түшәмгә тиеп. |
урында сикерәләр |
Балалар урыннарына утыралар. Тәрбияче эш эзлеклелеген аңлата. Мольбертта чыршының ылысларын ясап күрсәтә; сызыкларның кыска булуын, карандашны дөрес тотарга кирәклеген искәртә.
Тәрбияче:
– Карандашны уң кулга алабыз, аны өч бармак белән очланган башыннан өстәрәк тотабыз. Ботакның ике ягында да кыска сызыклар сызабыз. Сул кул белән кәгазь битен тотабыз.
Балалар рәсем ясаганда тәрбияче аларның эшләүләрен күзәтә, тырышлыклары өчен мактый.
Тәрбияче:
– Ботаклар нинди матур булды! Чыршы сөенер инде. Рәхмәт барыгызга да.